Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район объектларында төзекләндерү эшләре гөрли

Михаил Афанасьев Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 2нче хирургия корпусында капиталь ремонт барышын тикшерде.

Район башлыгы эш киңәшмәсе үткәрде, анда Яшел Үзән үзәк хастаханә һәм «Стройбренд» җәмгыяте махсуслаштырылган төзелеш оешмасы вәкилләре катнашты.
Капиталь ремонт стационар сәламәтлек саклау объектларына мах сус программа кысаларында башкарыла. Ул 3 этапка бүленгән һәм 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Финанслау күләме 93 млн. сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта беренче этапның төзү-монтаж эшләре 85%ка башкарылган, дип шәрехлиләр шәһәребезнең үзәк хас таханәсендә.
2000 кв.м түбә алмаш тырылган, 1400 кв.м мәй данда түшәм катламы җылытылган. Яңа тәрәзәләр куелган.
2нче хирургия корпусын яңартуның гомуми бәясе 294 млн. сум тәшкил итә. Төзелеш эшләреннән тыш, яңа медицина җиһазлары, мебель, инвентарь алу, территорияне төзекләндерү каралган.

Васильевоның 2нче мәктәбендә капиталь ремонт яхшы темплар белән бара.

Көн саен объектта 75кә якын эшче эшли. 1985 ел да корылган бина эчтән дә, тышкы яктан да төзекләндерелә: фасады җылытыла, барлык коммуникацияләр, түшәмнәр, идән яңар тыла. Актлар залы инде ремонтланган, спорт залында душ бүлмәләре ясалган, кабинетлар күбәйгән – хәзер алар 46.
Видеокүзәтү өчен 50дән артык камера урнаштырылачак, ә спорт мәйданчыклары һәм тирә -юньдәге территория бердәм гомуми белем бирү, спорт һәм музыка мәктәпләренә берләштереләчәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе Советы Рәисе Илдар Гыйльметдинов кичә Яшел Үзән шәһәренең капиталь төзекләндерү эшләре бар куәтенә барган 5нче гимназиясендә булды.

Биредә ремонт «Бердәм Россия» һәм хөкүмәт тарафыннан регионнар өчен старт бирелгән 2022–2026 елларда төзек ләндереләчәк 7300 мәктәпне үз эченә алган масштаблы программа кысаларында башкарыла.
– «Мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү» республика махсус проектына 127 миллион сум бүлеп бирелде һәм аңа кергән бәхетле мәктәпләр арасында 60 ел элек төзелгән 5нче гимназиянең дә эләгүе зур уңыш дип әйтергә була. 1 сентябрьгә килгән укучылар мондый бинада бары тик яхшы билгеләргә генә укыр дип өметләнәбез. Тырышсыннар гына, барлык мөмкинлекләр бар, – диде спикер, төзек ләндерү эшләре барышын тикшергәндә.
– Бездә шулай ук «Азык-төлек блокларын төзекләндерү» республика программасы буенча ашханә дә ремонтлана, – дип уртаклашты 5нче гимназия директоры Гүзәл Нуриева. – Бу биналарга төзекләндерү күптән таләп ителә иде инде һәм менә ниһаять быелгы уку елын яңар тылган мәктәптә башлаячакбыз. Бу укытучылар һәм укучылар өчен генә шатлыклы вакыйга тү гел, безнең белән бергә ата-аналар да сөенә. Алга таба уңышларыбызның да, яхшы билгеләрнең дә арта баруына һәм бала ларыбызның матур бинада яңа көч белән тырышачакларына ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев