Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия белән өстәмә күчтәнәч алдыгызмы?

Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләүләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелгән.


Пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218 960 мең сум акча күчерелгән. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе хәбәр итә.

2 сентябрьдә банк карталарыннан алучы 780 126 пенсионер акча алды инде. Почта бүлекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң бирелә башлады.

Акчаны иртәрәк бары тик пенсияләре банк карталарына күчерелүчеләр генә алды. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мең сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мең сум акча алачак, – дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев