Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осталарны да сыныйлар

Бәйге ике этапта барды. Аның беренчесендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белү кирәк иде.

Шуның кысасында алар юл йөрү кагыйдәләре буенча язма тест уздылар. Ә икенче этапта күнекмәләр комплексын үтәүдә сыналдылар.
Катнашучыларның барысы да тәҗрибәле машина йөртүчеләр булсалар да, бәйгегә җитди әзерлек белән килгәннәр иде. Шуңа кү рә бу бәйге бик авыр да, мавыктыргыч та һәм шул ук вакытта үрнәк тә алырлык булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча I урынны лаеклы рәвештә Наталья Гафиятуллина алды. Аңа тиңнәр булмады. II урында – Рөстәм Мөбәрәкшин, III урынны Рәшит Миңнуллин яулады.
Конкурста катнашучыларның барысына да «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Зөлфия Шакирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев