Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Милләтләр кроссы»на рәхим итегез

Белгәнебезчә, «Милләтләр кроссы» җәйге спорт төрләре буенча Россия территориясендә уза торган иң зур массакүләм спорт чараларының берсе ул. 2004 елдан бирле узучы йөгерүдә Яшел Үзән халкы да читтә калмый.

Быел «Милләтләр кроссы - 2016» «Маяк» спорт комплексында 25 сентябрьдә узачак. Бөтенроссия йөгерү көнендә яшел үзәнлеләр, мәктәп укучылары, яшүсмерләр, спорт мәктәбендә укучылар, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары, дәүләт һәм иҗтимагый оешма хезмәткәрләре катнаша ала һәм аларның һәммәсе үзләренә тиешле дистанциядә йөгерәчәк. Катнашучыларны теркәү сәгать 9да башлана, старт 11дә биреләчәк. Ил күләмендә узачак ярышта сез дә катнашып, көчегезне сынап карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев