Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев Карамалы Тау бистәсендә яңа табиб амбулаториясен төзү барышын тикшерде

Медицина учреждениесе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү республика программасы буенча төзелә, ул Карамалы Тау бистәсенең Җиңүнең 40 еллыгы урамында урнашкан.

Эш барышы белән танышканда Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев @mikhail.afanasyev118 төзелеш объектында булды һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын шәхсән тикшерде.

 

- Бу яңа бина заманча җиһазландырылачак. Урнашу урыны уңайлы - бистәнең үзәгендә, мәктәп янында. Хәзер, шул исәптән, бизәү эшләре дәвам итә, барлык сроклар да үтәлә. Алда территорияне һәм килү юлларын төзекләндерү эшләре тора, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович.
 

Яңа табиб амбулаториясе 10 мең кешегә, Зөя утравында яшәүчеләрне һәм якындагы торак пунктларны да кертеп, хезмәт күрсәтә алачак. Объектны тапшыру 2022 ел башына планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев