Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ләлә ханым оештырган сәяхәт

Безнең мөселманнар өчен Болгар шәһәре изге урын булып санала. Тарихи Ватаныбызга аяк басарга күпләр тели, тик анда барып җитү генә һәркемнең көченнән килми - ерак шул.

Ә менә Норлат авылы халкы күптән түгел генә шушы тарихи урыннарны күреп кайтты. 6 яшьлек балалардан алып 85 яшьлек апаларга кадәр - барлыгы 60 кеше - шушы изге урынга барырга теләк белдерде. Сәяхәтне оештыручы Ләлә Хаҗиповага ике автобус ялларга туры килде хәтта.
Юл озын, Ләлә Нурулловна барыбызның да күңелен күрергә тырышты: хәлләребезне сорады, автобусларны туктатып, юлда тәмле чәйләр эчерде.
Болгарның Ак мәчетендә теләкләр кабул булыр, Аллаһ боерса. Норлатлылар авылдашларга, шушы сәяхәтне оештыручыларга матур теләкләр теләде. Шулай булмыйни, өлкән кешеләр дөньядагы иң зур Коръәнне күрде, тарихи сукмаклар буйлап атлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җавап алды. Болгар комплексы экскурсоводы Илүсә Сафина да: «Ай-һай, норлатлылар бигрәк кызыксынучан!» дип, безне мактап та алды әле. Менә шундый бик күңелле сәяхәттә булып кайтты норлатлылар.
Рәис Садыйков.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев