Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КФУ профессоры Юрий Переведенцев Татарстанга җылылык килү вакытын атады

Татарстанда күптән көтелгән җылылык 28-29 май көннәрендә килергә мөмкин.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде.

Переведенцев билгеләп үткәнчә, быел май яңгырлы һәм салкын булды, бу циклоннар белән бәйле. Май аенда мондый һава торышы соңгы тапкыр 1948 елда теркәлгән.
КФУ профессоры сүзләренә караганда, якындагы декадада һава температурасы климатик нормадан дүрт градуска түбән булачак.
«Хәзер нормада 15 градуска якын җылылык булырга тиеш, ә чынлыкта тәүлеклек уртача температура нормадан 7-8 градуска түбәнрәк.

Шәһәрдә мондый салкын һава торышы якын көннәрдә сакланачак. Май ахырына кадәр без салкын өлкәдә " » - дип аңлатты Переведенцев.

Якындагы тәүлекләрдә Татарстанда һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми — болытлы, яңгырлы һәм салкынча булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев