Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңеле – чиксез урман

Кешелек барлыкка килгәннән бирле матурлык яши. Шул матурлыкны тудыручы да кеше бит. Һәрберебез матурлыкка омтылабыз. Кеше гәүдәсе, төсе, киеме белән матур. Ә менә эчке матурлык?! Бу сыйфатлар хәзер онытыла бара. Башыңа «ташлы» яңгырлар яуганда, заманының әчеле-төчеле җилләре искәндә дә ничек матур булып калырга соң? Сандугач, тургай кебек матур кошларда, кояшлы...

Кешелек барлыкка килгәннән бирле матурлык яши. Шул матурлыкны тудыручы да кеше бит. Һәрберебез матурлыкка омтылабыз. Кеше гәүдәсе, төсе, киеме белән матур. Ә менә эчке матурлык?!

Бу сыйфатлар хәзер онытыла бара. Башыңа «ташлы» яңгырлар яуганда, заманының әчеле-төчеле җилләре искәндә дә ничек матур булып калырга соң? Сандугач, тургай кебек матур кошларда, кояшлы табигатьтә генә түгел шул матурлык. Искитәрлек күңел матурлыгы кешенең КЕШЕ була белүендә икән. Менә минем күршем Сафина Резидә Габделхак кызы. Ул Осиново бистәсендәге В.Карпов исемендәге лицейда рус телле балаларга туган телебездә, аның болын чәчәгедәй, салават күпередәй матурлыгы турында белем бирә. Ул һөнәренә яшьлек мәхәббәте кебек гашыйк. Резидә гомерен белем һәм тәрбия эшенә багышлаган. Ул укучыларын барысын да бертигез ярата, хөрмәт итә. Бервакытта да аларны кимсетми, «сындырмый», кеше итеп күрә белә укучыларны. Резидә әти-әниләр белән, укучылары белән яхшы элемтәдә. Өйдә чагында да, алар белән аралашып, сөйләшеп тора. Чыгарылыш кичәләреннән соң һәр бала турында матур сүзләр белән генә искә ала, аларны сагына. Кайчак хәйран калам бу хәлгә. Шук, шаян, тәртипләре түбән балаларын да бертигез ярата алуы шаккатыра.
Резидә уңган хуҗабикә дә. Аның өстәлендә һәрвакыт тәмле-татлы ризыклар. Кайчан өлгерәдер? Тумыштан мөгаллимә, изге күңелле бу ханымның йөзе һәрчак ачык, кояш нурыдай балкый. Эчкерсезлек, ярдәмчеллеге әти-әнисеннән мирас булып калган, күрәсең.
Тормыш иптәше Мидхәт белән ике ул - Руслан белән Рөстәмне тәрбияләп, югары уку йортларында укытып чыгардылар. Бу гаилә дус-тату гомер итә. Бистәдә алар гаиләсен белмәгән кеше юктыр. Кеше шатлыгына куанып, кайгысын эчләренә сеңдереп, сыйдырып, ярдәм итеп яши алар. Туган җанлы, бик тә юмарт бу гаилә рухи байлыклары белән күпләрдән аерылып тора.
Тормыш юлларында явызлыкка юлыкканда да Резидә яхшылык белән генә җавап бирә. Яхшылыкны исбат итеп, иманлыкны раслап, дөньяның матурлыгын исбатлап яшәү Резидәнең төп бурычы дип уйлыйм. Алтын көзгә дә, буранлы төнгә дә, йөгерек дулкынга да сокланып карый ул. Аның күңеле чиксез урман. Резидә эзли, таба, күккә аша, сөя, ярата. Чәчләренә ак кырау төшсә дә, Мидхәтенә, ике улына, туганнарына, кызыл алкалы миләшле көзгә, тормышка гашыйк.
Сентябрь уртасында ире белән бергә тормыш учагын яндырып җибәргәнгә дә 30 ел үтеп киткән. Гомер кояшы, таң аткан күренешне хәтерләтеп, тирә-якка җылылык, нур сибеп торсын иде.
Гаделлекне, гүзәллекне, тел матурлыгын Ходай бер кешегә ничек өеп биргән икән? Күңел бакчаларында мәрхәмәтлелек, изгелек гөлләрен үстереп, чәчәк бәйләмнәрен бүләк итүчеләр күбрәк булсын иде тормышта.
Кояштай көлә, болыттай елый белүчеләр генә бәхетле, чын мәгънәсендә матур булалар. Тормыш Резидә һәм Мидхәт кебек кешеләр белән тагын да ямьлерәк күренә.
Тәнзилә Сәйфуллина,
Осиново бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев