Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карап кына торучылар өчен оят

Гомумчистарыну өмәсенә «Старт-3» идарә компаниясе» ширкәте аеруча җитди килде. Засорин урамының 1, 3нче, Гоголь урамының 44, 46, 48нче йортлар арасында санитар чистарыну булачагы турында алдан ук белдерү эленгән иде.

Ширкәт директоры Руслан Яруллин өмә өчен кирәк булган барлык эш кораллары - көрәк, себеркеләр, тырма белән тәэмин итте. Шунысы кызганыч: Засорин урамындагы 5нче йортта яшәүчеләрдән кала, өмәгә беркем дә чыкмады. Шулай булуга карамастан, «Старт-3» хезмәткәрләре шушы зур территорияне чистарту буенча зур эш башкарды. Район башлыгы Александр Тыгин поручениесен стартлылар зур җаваплылык белән үтәде.
Ә шәһәрдә яшәүчеләрнең үзләренең чиста, матур җирдә яшиселәре килә. Килүен килә, әмма күпчелек өмәләрдә катнашырга ашкынып тормый, бу эшне төзекләндерү оешмаларына сылтый. Ә менә шәһәр хакимиятенә аларның таләпләре югары. Мондыйлар өчен шәхсән минем үземә бик оят.
Ә өмәләр дәвам итә.
Николай Баринов, хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев