Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кабат битлек кияргә тәкъдим итәләр

COVID-19 буенча эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Роспотребнадзор җәмәгать урыннарында, транспортта, шулай ук ябык биналарда кабат битлек кияргә тәкъдим итте.

Ведомство Россиянең 100 мең кешегә 50 дән артык кеше авырган төбәкләрендә чикләүләрне кире кайтарырга чакыра. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә әйтүләренчә, 18 төбәктә авырулар санының уртача күрсәткечләрдән артуы теркәлгән. Әйтик, 2022 елның 32 атнасы нәтиҗәләре буенча Россиядә COVID-19 белән авыруның 175 680 очрагы теркәлгән. Авырулар саны 100 мең кешегә 119,71 тәшкил итә, бу узган атнага караганда 49,2 процентка артыграк. 48,6% очрак Мәскәүдә,Санкт-Петербургта һәм Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

Чыганак: Tatnews tatar телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев