Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиләк җыйганда һәлак булган

«Бермәлне күземне нәрсәдер чакты дигән дә, хәле китеп күзләрен йомган»

17 июль көнне Арча районы Казиле авылында яшәүче Резедә Гыйләҗиева Балтачтан кунакка килгән әнисе, бертуган апасы белән бергә җир җиләге җыярга баргач җан биргән, дип яза «Хезмәт» газетасы.

Җиләк җыярга ярата ул, һәр елны чиләк-чиләк җыеп кайта. Бу юлы да чиләген тиз генә тутыра, бермәлне күзен бал корты чагып ала. Сәгать ярымнан аңын югалта. Резедәгә 42 яшь була. Кече кызына 5 яшь, улы быел беренче сыйныфка укырга керергә җыена.

— Резедә җиләкне утырып җыя торган иде. Чиләк тутырмыйча болыннан кайтмый, — дип сөйләде безгә Резедәнең күршесе, якын дусты Хатирә апа Габдрахманова, — Бермәлне күземне нәрсәдер чакты дигән дә, хәле китеп күзләрен йомган. Әнисе Резедәнең иренә шалтыраткан. Ул килгән арада, әнисе белән апасы Резедәне юл кырыена чаклы акрын гына култыклап алып чыкканнар, ире килеп җиткәч, Арча район хастаханәсенә алып киткәннәр. Аларны кабул иткән табиблар килеп җиткәндә үк инде Резедә үлгән булган дигәннәр.

Яшь хатынның гомерен саклап калу өчен ахыргача көрәшә медиклар. Реанимация бүлегендә ясалма сулыш алу аппаратына тоташтыргач кына, йөрәге эшләп киткән аның. Әмма аңына килә алмаган. Күзе бик яман шешкән. 7 көн ята биредә ул, барлык туганнары, якыннары аның өчен догаларын укый.
Резедәнең әнисе табиблардан әллә ни өметле сүзләр ишетмәгәч, Казиле авылыннан мулланы чакыртып, ясин чыгарган. Корт чаккан күзе җан биргәч тә йомылмый Резедәнең.

— Бөҗәкләрдән, чебен-черкидән бик курка иде ул, — дип искә ала Хатирә апа.- Бал корты чагуга аллергиясе булганмы-юкмы, анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Моңарчы зарланганы булмады. Бик тырыш, актив, булдырам дип яшәде. Шушы фаҗига булыр алдыннан гына кереп чыккан иде, «Әйтәсе сүзем бар әле, берәр көн кереп сөйләшеп утырырбыз әле», диде. Улының теле бик авыр ачылды, шуңа нык борчылды. Шул ният белән багучыга да барырга теләде. Мин аны орыштым, үгетләдем. Авыртмаган башыңа бәла алма дидем. Инде Резедәне җирләгәч, каенанасы гына сүз иярә сүз чыгып, дустымның әйткән сүзләрен искә алды. Үләр алдыннан гына, тиздән минем белән бер-бер хәл була әле, дигән ул. Белмим, яман төш күргәнме, яки багучыга барып, ул берәр начар хәбәр әйткәнме. Казиледә иренең әнисе белән бергә яшәделәр. Арчаның үзендә ипотекага алынган фатиры бар иде, быел шунда күченәбез. Улымны да Арчага укырга бирәбез, дип хыялланып йөрде. Әнисез калган берсеннән-берсе кечкенә ятим балалары бигрәк жәл. Әни кая дип ялварып сорагач, җирләр алдыннан гына улына күрсәткәннәр аны. Бик каты елады сабый. Ә кызы әнисенең кайдалыгын әле дә белми.

Тәкъдиреңә язылган язмышны берничек тә үзгәртеп тә, алдан күреп тә булмый шул. Сиңа язылганны – син үзең яшәргә, үзең күрергә, үзең кичерергә тиеш.

— Авылыбыз өчен зур тетрәндергеч югалту булды, — дип сөйләде безгә шул авылда яшәүче укытучы Лилия Арсаева, — Резедә киң күңелле, булдыклы, бик тырыш, алга карап фикер йөртә торган ханым иде. Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белде. Авыл кешеләре дә аны хөрмәт итте. Яхшы килен, әйбәт тормыш иптәше, бик яхшы әни иде. Якыннарына,тормыш иптәшенә,балаларына күркәм сабырлыклар бирсен! Урыны җәннәттә булсын!

 

Чыганак: "Шәһри Казан".

Лилия Гайнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев