Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иҗат кына ит!

Капиталь ремонттан соң Балалар сәнгать мәктәбе һәм шәһәр сәнгать галереясе ачылды.

Егерме ел элек Яшел Үзәндә сәнгать галереясе ачылган иде. Ике дистә ел эчендә биредә, Татарстанның, Россиянең һәм чит илләрнең танылган авторлары экспозицияләрен дә кертеп, 523 күргәзмә оештырылган.

Бүген монда, егерме ел элек кебек үк, пумала һәм палитра маэстролары – Яшел Үзән рәссамнары үз эшләрен тәкъдим иткән.
Чараның мәртәбәле кунаклары арасында – РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният буенча комитеты рәисе Елена Ямпольская, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Яшел Үзән районы башлыгы, Михаил Афанасьев бар иде.

 


Барыбызны да бу истәлекле вакыйга белән котлыйм! Яшел Үзәндә талантлы балалар, педагоглар күп, яңартылган матур һәм заманча бинада иҗат дөньясы ишекләрен әле бик күп күренекле рәссамнар ачар дип ышанам, – диде Михаил Павлович.



Кунаклар, балалар кулында һәр хәрәкәт белән пумалалар җанланган, яңартылган мәктәпнең уку кабинетларында булды. Яшел Үзән сәнгатенең данлы тарихын дәвам итеп, буяуларның якты палитрасына чумып, алар яңа дөнья яза.

 

– Мәктәп һәм профессиональ галереянең янәшә булуы бик ошый, миңа калса, бу балаларга һөнәрләрендә алга этәрә торган өстәмә стимул булып тора. Минемчә, сәнгать мәктәбе, теләсә кайсы сәнгать мәктәбе кебек үк, кадр лар җитештерү генә түгел, кешедә иң яхшы сыйфатлар тәрбияләү. Сәнгать иҗаты – бу тармакта төп юнәлешләрнең берсе. Татарстанда сәнгать мәгарифенә шундый әһәмият бирелүенә сокланам, – дип билгеләде Дәүләт Думасы депутаты Елена Ямпольская.

 

Сәнгать мәктәбе һәм галерея урнашкан бинаны капиталь төзекләндерүгә 57 миллион сум тирәсе акча тотылган. Түбәсе, тәрәзәләре һәм ишекләре алыштырылган, фасадка, керү урыннарына, инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясалган, вентиляцияне дә кертеп, янгын сигнализациясе системасы һәм башка бик күп нәрсәләр алыштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев