Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң мөһиме – корбаннарсыз!

Ленин урамындагы 2нче йортның 8нче катындагы балкон яну турындагы шалтыратулар «01» хезмәте пультына көндезге өчләр тирәсендә килә.

Ут секундлар эчендә 8нче каттагы балконны ялмап ала һәм югарыдагы 9нчы катка да күчә.

Янгын сүндерү бүлек чәләре 6 минут эчендә вакыйга урынына барып та җитә. Өйдән йөгереп чыккан кешеләр өстәге фатирларда яшәүчеләр калуы турында хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада аларны коткаруга керешә. Шунда ук газ-төтен саклау хезмәте звеносы оештырыла, алар өскә күтәрелгәч, балкон янган фатир коридорында идәндә яткан хатын-кызны таба. Аңында булса да, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмый.
Ул фатирда ире калганын әйтә. 53нче янгын сүндерү часте янгын сүндерүчеләре Рамил Шәрәпов һәм Владислав Луговнин чын профессионалларча эш итә. Алар хатын-кызны капюшон рәвешендәге җайланмага салып фатирдан чыгара, ярдәмгә килгән иптәшләренә тапшыралар да, янгын чыккан фатирга кире кереп китәләр. Янгын сүндерүчеләр бүлмәләрнең берсендә мөстәкыйль рәвештә үзе йөри алмаган ир-атны табып, күтәреп диярлек урамга чыгаралар. Зыян күрүчеләрнең икесе дә медиклар кулына тапшырыла, кешеләрне коткару белән бер үк вакытта янган балконга автобаскыч куела.
Шул ук вакытта янгын сүндерүчеләр 8нче һәм 9нчы каттагы фатирлардан тагын биш кешене, шулай ук капюшон рәвешендәге коткару җайланмалары ярдәмендә чыгара.
Нәтиҗәдә, бу янгында ике балкон тулысынча янып бетә, 8нче һәм 9нчы каттагы ике фатир, баскыч мәйданчыклары корым белән каплана. Шулай да иң мөһиме – янгын сүндерүчеләр кешеләрне коткарырга өлгерә. Бәхеткә, беркемнең дә гомере өзелми. Хәзер зыян күрүчеләрнең икесе дә хастаханәдә. 70 яшьлек ир-атның куллары пешкән (күрәсең, башта ул янгынны мөстә кыйль рәвештә сүндерергә тырышкандыр). Аның 68 яшьлек хатыны ис газы белән агуланган. Бераздан хастаханәдә аны йөрәге начарланып, реа нимация бүлегенә салалар. Хәзер табиблар ир белән хатынның хәлен тотрыклы дип бәяли.
Янгын сәбәпләре һәм матди зыян күләме әлегә билгеләнә генә. Эшче фаразларның берсе – тәмәке тартканда саксызлык, ягъни янгынның сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чык кан булуы бар.
Ел башыннан бирле безнең районда янгыннарда 10 кеше үлгән (узган елда ут корбаннары бишәү булган), ягъни 2 тапкыр күбрәк. Янгын сүндерүчеләрнең үз вакытында һөнәри ярдәме булмаса, бу исемлек тагын да яңа корбаннар белән тулыландырылган булыр иде.
ЯҮМР буенча күзәтчелек һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре яшел үзәнлеләрне ут белән эш итүдә аеруча сак булырга, үз хуҗалыгын күзәтеп торырга, куркынычсызлык кагыйдәләре турында истә тотарга өнди. Бу бигрәк тә хәзер, коры, эссе һава торышы булганда ак туаль, теләсә нинди саксызлыктан бәла чыгарга мөмкин.


Резидә Йосыпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев