Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Физкультурачылар көне алдыннан Яшел Үзән полицейскийлары иртәнге зарядканы саф һавада үткәрде

Спорт-савыктыру чарасын “Тәртип сакчысы белән зарядка” һәм “Җәмәгать Советы белән каникуллар” акцияләре кысаларында “Муса Җәлил исемендәге” савыктыру лагерында полиция һәм җәмәгать эшлеклеләре оештырды.

Әлеге акциянең максаты - балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полиция лейтенанты Валентина Якимова егетләр белән иртәнге зарядка үткәрде. Полиция хезмәткәрләре чара барышында балалар белән профилактик әңгәмә оештырды, аларга җәйге каникуллар вакытында үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев