Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чишмәләр иле син, Ачасыр!

Язмамның исеме матур сүзләр генә буларак яңгырамый, бу чынбарлык.

Чишмәләргә, чынлап та, бай ул Ачасыр. Җиде чишмә акрын гына челтерәп, үз көенә агып ята. Районда беренчеләрдән булып нәкъ менә Олы Ачасырда Чишмә бәйрәме уздырыла башлау да юктан түгел.

1993 елда ук авылдашларыбыз Роза Нургалиева, Әлфинур Шиһапова, Зөлфирә Касыймованың уртак фикере һәм көче белән әлеге бәйрәм башланып киткән иде. Шушы еллардан алып чишмәләргә карата игътибар артканнан арта гына барды. Ел да авылның иң гүзәл урыннарында зурлап Чишмә бәйрәме уздырыла иде. Иде дим, чөнки соңгы 4-5 елда бу традиция онытылып, югала барды. Ә чишмәләрне карап, төзекләндереп тору кирәк икән. Әнә Каюм Насыйриның ерак бабасы Габдерәзәк һәм Бираш бабалар нигез салган Бәйрәш чишмәсенең суы бермә-бер кимегән була. Моның сәбәпчесе - суга киртә булып үскән агач тамыры. Бу җәйдә чишмә буе танымаслык булып үзгәрде. Барлык кул эшләрен балта остасы Әнвәр Кадыйров җитәкчелегендә авыл халкы, ирләр, хатын-кызлар, балалар бердәм булып, үз өлешен, көчен кертте. Уңайлы итеп күпере дә ясалды. Палас юарга килүчеләргә, элеп кую өчен махсус урын да булдырылды. Әби-бабаларыбызның уйнап, насыйп ярларын тапкан изге урынга эз суынмасын гына. Әлбәттә, матди яктан ярдәм итүче булмаса, мондый зур эшне башкарып чыгуы авырга туры килер иде. Бу яктан ачасырлылар бәхетле. Хәтта күрше авылда яшәүчеләрнең дә кызыгып, аларның бит Әнвәрләре бар, дип әйткән сүзне еш ишетергә туры килә. Әйе, горурланып әйтә алабыз, безнең авылда Әнвәр Миңнуллин кебек туган нигезен, авылын, халкын яратучы изге күңелле, юмарт, ярдәмчел кеше туып үскән. Һәм ул бервакытта да авылдашларының теләк-фикерләренә каршы килми, ярдәм итеп, туган авылы өчен җан атып яши. Рәхмәт Сезгә!

Эш тәмам, димәк, бәйрәм итәргә менә дигән мөмкинлек. Чишмә буена яше-карты бик теләп җыелды. Ә мондагы матурлыкны күрсәгез икән! Табигать кочагында самавыр кайный, борынны кытыклап, коймак, ботка пешә, дәртле көй яңгырый, күптән күрешмәгән авылдашлар, сыйныфташлар кайткан. Күңелле ял өчен тагын нәрсә кирәк?

Алия Гаязова

Тулырак - газетаның 57нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев