Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Чебешләрне көзен саныйлар

Әле кайчан гына, укытучылар бер-берсен уку елының уңышлы тәмамлануы белән котлап, җәйге ялга таралышкан иде.

Күз ачып йомганчы җәй дә узып киткән, дәресләргә чакыручы беренче кыңгырауны чыңлатыр көн дә ишек төбендә генә. Мөгаллимнәр өчен дә, шәкертләр өчен дә җиң сызганып эшләр чор җитте. Ә узганы ниләр белән куандырган икән?

2015-2016 уку елы мәгариф өлкәсендә вакыйгаларга бай булды. Хәзер олимпиадалар, бәйгеләр төрлелегенә исең китәрлек, сәләтле балаларга белем өлкәсендә булсын, сәнгать һәм иҗат юнәлешендә булсын - барлык мөмкинлекләрен күрсәтү өчен юллар ачык. Талантларны ачу, ярдәм итү, аларны үстерү һәм социальләштерү - мәгърифәт өлкәсендә куелган мәсьәләләрнең иң мөһимедер. Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы инициативасы һәм ярдәме белән, 1нче лицей базасында 2014 елдан бирле "Сәләтле бала" үзәге эшли. Бирегә йөрүчеләр белән доцентлар, төрле югары уку йортларының өлкән укытучылары шөгыльләнә. Бу балалар Казан вузларында уздырыла торган олимпиадаларның актив катнашучылары. Югары мотивацияле укучылар белән эшләүнең тагын бер формасы - бәйгеләргә әзерләү буенча шәхси-төркем укулары. 2015-2016 уку елының мәктәп этабында 6 мең бала һәм муниципаль этапта 2500 укучы үз яшьтәшләре белән белем буенча көч сынашты. Яшел үзәнлеләр гомумроссия олимпиадаларының республика этабында да уңышларга иреште: химия (1 лицей), биология (сәләтле балалар өчен химия лицее), физик культура (3 гимназия), технология (14 лицей, Раифа мәктәбе) һәм математика (3 гимназия) фәннәре буенча призер булды. Безнең район җиңүчеләр өлеше буенча рейтинглы 30 урынны алып тора (былтыр - 39 урын иде). 150 бала 7 предмет буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашып, шуларның 29-ы призер һәм җиңүче булды (былтыр - 8 иде). Бу очракта без республика буенча рейтинглы 12 урында торабыз.

Районыбызда милли белем учреждениеләре челтәре сакланган, ул үз эченә татар теле укытыла торган 16 мәктәпне ала һәм аларда 1755 бала укый. Татар теле укытучыларының тырыш хезмәте шулай ук югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирде: Республика олимпиадаларында 10 укучы призер булды. Быел республика, регионара һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә иң күп җиңү яулаучы 5 гимназия (барлыгы 8). Татарстандагы олимпиадалар рейтингы буенча ЯҮМР - 10 урында (2015 елда - 34 урын, 2014 - 47).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев