Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Безнең ишегалды": Яшел Үзәндә ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасына йомгаклар ясалды

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев Яшел Үзәндә "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру кысаларында күчмә киңәшмә үткәрде.

Маршрутта беренчеләрдән булып Мирный микрорайоны ишегаллары: Королев, Комаров, Б.Урманче һәм Төзүчеләр урамнары иде. Биредә инде асфальт салу, парковка урыннарын оештыру һәм уен мәйданчыкларын урнаштыруга әзерлек эшләре төгәлләнеп килә.

- Барлык искәрмәләрне дә җентекләп анализлыйбыз, халык белән ачык диалогта торабыз. Һәр эш этабы бик нык күзәтелә, - диде Ильяс Рәсимович.

Быел Яшел Үзән районында "Безнең ишегалды" программасына 83 ишегалды территориясе эләкте: Яшел Үзәндә - 62, Васильевода - 13, Осиновода - 8.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев