Әлеге хәлнең икесе Әлки районында була. Анда бер укучының телефоны контроль бәяләү материалын телефонга төшергән вакытта алына, икенчесенең телефонын инде ул эшен тапшыргач күреп алалар.
Өченче вакыйга Чүпрәле районында булган. Имтихан тапшыручының телефоннан файдалануын видеоматериалны караган вакытта күрәләр. Һәр очракта да эшләр гамәлдән чыгарылган, өстәмә билгеләнгән көннәрдә яңадан тапшыру хокукы бирелмәгән.
БДИ вакытында быел Татарстанда телефон куллануның 4 очрагы ачыкланды инде.
Материал интертат.ру сайтыннан алынды.
Нет комментариев