Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автобуслар тикшерелә

Автобус йөртүчеләрнең юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясый торган тупас кагыйдә бозуларга юл куймау максатыннан 11 июньнән 20 августка кадәр «Автобус» оператив-профилактик чарасы уздырыла.

Агымдагы елның 7 аенда республикада автобус йөртүчеләр гаебе белән 55 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган һәм 76 кеше тән җәрәхәтләре алган. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар саны 2гә, яраланучылар 10 кешегә арткан, шул ук вакытта һәлакәтләр саны узган ел дәрәҗәсендә кала.
Чарада пассажирларны йөртүнең законлылыгына, кирәкле документлары булуына, автобус йөртүчеләрнең рейс алды медицина тикшерүен узуына һәм автобусларның техник торышына, тахографларның булу-булмавы һәм төзеклегенә, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәүгә, техник карап чыгуга, автобус хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминләштерү буенча бурычларын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X