Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Август законнары кемнәргә кагыла

2021 елның августында законнарга кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Аерым алганда, алар пандемия, пенсияләр, ОСАГО, чикләрне ачу, бәяләр артуга кагыла.

Газга бәя арта
1 августтан табигый газга бәя 3%ка артачак. Газ бәясе июль аенда ук күтәрелергә тиеш булса да, коронавирус пандемиясе аркасында, ул 2 айга кичектерелгән.

Кыскартуга эләгүчеләрне яклау
Хезмәткәр эштән азат ителгән яки предприятиеләре бөлгенлеккә төшеп эшсез калганнан соң икенче ай эчендә уртача айлык хезмәт хакын алачак. Акча бу предприятиедә айдан артык эшләгән хезмәткәрләргә генә бирелә. Барлык түләүләр дә компания юкка чыгарылгач башкарылыр га тиеш.

Пенсияләр һәм пособиеләр
Күптән килгән традиция буенча, август аенда эшләүче пенсионерларның пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Боларның барысы да иминият взнослары нигезендә автомат рәвештә башкарыла. Өстәмә зур булмаячак, нибары өч балл гына. Билгеле булганча, бер пенсия коэффициенты 93 сум тәшкил итә.
Моннан тыш, тупланма пенсия күләме дә яңадан каралачак. Ул 9,13%ка арттырылачак.
Эшсезләргә шулай ук түләүләр артачак. Әлегә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме – 4500 сум, ә максималь күләме 12130 сум тәшкил итә. Эшсез калганнарның һәр баласына 3000 сум өстәп түләнергә тиеш.
Коронавирус белән көрәшүче медиклар өчен дә барлык өстәмә түләүләр сакланачак. Аерым алганда, түләүләрне табиблар, кече медперсонал, шулай ук ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр алачак.

ОСАГО полисы бәясен исәпләгәндә үзгәрешләр
2021 елның 24 августыннан «Транспорт чаралары хуҗаларының җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында»гы законга кайбер төзәтмәләр кертеләчәк. Минималь ставка 2746 сумга кадәр кимиячәк, ә максималь күләме 10%ка артачак һәм 5436 сум тәшкил итәчәк. Тариф коридорын 10% ка арттырачаклар, шулай ук киметәчәкләр. Әлеге яңалык транспорт чарасын пөхтә йөртүчеләр өчен отышлы. Ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга килгәндә, аларга иминиятне кыйммәтрәк сатып алырга туры киләчәк.

Чит илләр белән авиаэлемтәне яңарту
2021 елның 1 августыннан төрле илләр белән һава юллары яңартыла, элек алар коронавирус пандемиясе аркасында ябылган иде. Беренче вакытта очышлар бары тик башкала аэропортларыннан Төркиягә, Танзаниягә һәм Бөекбританиягә генә гамәлгә ашырылачак. Вакыт узган саен илләр исемлеге артачак. Башта очышлар коронавирус буенча берничә чара керткән илләргә генә рөхсәт ителәчәк.
Авиаочышлар ачачак илләр туристларны вакцинация турында сертификаты, йә тискәре ПЦР-тес ты, йә коронавируска каршы антитәнчекләре булганнарны гына кабул итәчәк. Уңай тест ачыкланган очракта, кешене 14 көнгә карантинга озатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев