Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ак халатыгызга тап төшмәсен

Зеленодольск медицина көллиятендә зур һәм матур бәйрәм – чыгарылыш студентларына дипломнар тапшыру тантанасы булды.

Быел әлеге уку йортын 156 студент тәмамлады, шуларның 50се – кызыл дипломга. 44 кеше – «Дәвалау эше», 122 кеше – «Шәфкать туташы эше» һөнәрләрен алды.

Дипломнар белән бергә, уку дәверендә өлгергәнлекләре, тырышлыклары һәм уңышлары белән аерылып торган студентларга, районыбыз башлыгы Михаил Афанасьевның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Зеленодольск медицина көллияте – Татарстан рес публикасында иң көчле уку йортларының берсе. Киләсе елга ул үзенең 60 еллык юбилеен билгеләячәк. Кадерле чыгарылыш төркеме студентлары, сез районыбызга, республикага һәм илебезгә кирәк! – диде Михаил Павлович. – Сезнең һәрберегезне республикабызның медицина учреждениеләрендә, шул исәптән, башкалабыз Казанда да көтәләр. Арагыз да, кешеләргә ярдәм итү һәм сәламәтлек саклау системасына үз өлешен кертү өчен Зеленодольск Үзәк хастаханәсендә калып һәм башка районнарга барып эшләргә теләк белдерүчеләр бар. Максатларыгызга ирешүегезне телим!
Бу истәлекле көндә студентларны котларга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Лилия Әберхәева, шәһәребез мэры, район башлыгы Михаил Афанасьев, Татарстан Рес пуб ликасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Зеленодольск медицина училищесының Күзәтү советы рәисе Чыңгыз Мәхмүтов, районыбызның Үзәк хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин һәм район хакимиятеннән башка вәкилләр килгән иде.
Әлбәттә инде бу, кулларына диплом алучылар һәм аларның әти-әниләре, медицина көллияте коллективы өчен дә бик дулкынландыргыч, һәркемнең әйткән сүзе, теләкләре йөрәкләргә үтәрлек һәм ихтыярсыздан күзләрне чылатырлык эмоцияләргә бай көн булды.
Барлык кичәге студетлар, ә бүген инде һөнәр ияләре эш урыннары белән тәэмин ителгән. Аларның 35есен Казан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясендә, 18ен республика поликлиника һәм хастаханәләрендә, 1сен – Балалар республика клиник хастаханәсендә көтәләр. Алты шәфкать туташы республика онкология диспансеры штатын тулыландырачак. Ә үзебезнең район Үзәк хастаханәсендә 12 кеше калачак. Калганнары Татарстан районнары медицина учреждениеләрендә эшләячәк.
Инде бүгеннән дипломлы белгечләр булып саналган яшьләргә уңышлар, сайлаган һөнәрләренә, ак халатларына тап төшерми, антларына туг ры калып, һәр пациентның күңелендә бары тик рәхмәт һәм кеше буларак сок лану хисләре генә калдырырлык итеп эшләсәләр иде дип телибез. Ак юллар сезгә, шәфкать туташлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев