Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

16нчы мәктәптә янгын тревогасы

Яшел Үзәннең 16нчы мәктәбе бинасында янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үткәрелде.

Төп максат – кешеләрне коткару һәм янгында халык күпләп була торган объектта зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү.

Өйрәнүләрдә уйланылганча, янгын икенче катта информатика кабинетында барлыкка килгән. Бүлмә эче тиз арада төтен белән тула. Янгын тревогасы сигналы буенча педагоглар мәктәп укучыларын эвакуацияли башлый. «Балалар хәвеф сигналы яңгыраса, тиз арада җыенырга һәм бинадан чыгарга кирәк икәнен белә – гамәлләрнең билгеле бер алгоритмы эшләнгән. Безнең бинада 8 эвакуация чыгу юлы бар, алар барысы да гамәлдә һәм барлык балалар куркыныч янаган очракта нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәклеген бик яхшы белә», – дип шәрехли мәктәп укытучысы Светлана Каюмова.

Автомат сигнализация эшли башлаганнан соң биш минут үткәч, шартлы янгын урынына автоцистерна һәм автобас кычлы техникада шәһәр янгын сүндерү-коткару бүлегенең беренче янгын расчетлары килеп җитте. Утка каршы көрәш җитәкчесе чакыру урынына килү, вәзгыять турында (тышкы билгеләр буенча), мәктәп администрациясендә кабул ителгән чаралар, кешеләрнең мөмкин булган урыннары турында хәбәр итә. Көчле төтен барлыкка килгән икенче катта кешеләр калган. Кичекмәстән бина эченнән чыга алмаган балаларны эзләү звеносы оештыралар. Аларның берсен «яшәү кубы» дип аталган янгын сикерү-коткару җайланмасы ярдәмендә коткаралар. Шуның белән бергә автобаскыч буйлап икенче кат тәрәзәләреннән зыян күрүчене эвакуациялиләр. Аларны табиблар кабул итә. Беренче ярдәм күрсәткән арада, янгын сүндерүчеләр ут белән көрәшне тәмамлый.

Яшел Үзән мәктәп ләрендә мондый күнегүләр даими үткәрелә. Хәзер әлеге айлыкны уздырган вакытта, Яшел Үзән районының барлык мәктәпләрендә дә эвакуацияләр оештырыла. Өйрәнүләр – планлы, балалар да, тәрбиячеләр дә аларны нәрсә көткәнен алдан ук белә. Шуңа да карамастан, һәркем бу өйрәнүләргә җитди карый. Сценарийлар төрле булыр га мөмкин, диләр белгечләр, әмма төп максат – чынлыкта килеп чыккан гадәттән тыш хәл очрагында корбаннар булдырмау өчен экстрен хезмәтләр һәм педагогларның үзара хезмәттәшлеген булдыру.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев