Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

10 000 сумга гаризалар кабул ителә башлады

6 яшьтән 18 яшькәчә балаларга һәм 18 – 23 яшьлек сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затларга түләү турында.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 15 июльдән төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге затларга гаризалар кабул итү башланды. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

Түләүләр кемгә тиеш?
Түләүләр 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук төп гомуми белем бирү программалары буенча укучы 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге затларга (6 яшь балага 1 сентябрьгә кадәр тулырга тиеш) каралган.
Түләү илебез терри то рия сендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына гаилә керемнәрен исәпкә алмыйча билгеләнә.

Кая мөрәҗәгать итәргә?
Укучыларга августтагы әле ге түләүгә гаризаларның күпчелеге автомат рәвештә формалаштырылган. 6 яшь тән 18 яшькә кадәрге ба ла ларның күбесенә аларны мөстәкыйль тутырырга туры килмәячәк. Гаризалар фондта булган мәгълүматлар буенча автомат рәвештә формалаштырылган һәм ата-аналарның шәхси кабинетлары буенча дәүләт хезмәтләре порталында таратылган. Түләүне рәсмиләштерүне төгәлләү өчен ата-аналарга мәгълүматның актуальлеген тикшерергә һәм аны алга таба эшкәртүгә ризалыкны расларга гына кирәк.
Гаризаларны тутыру өчен 16 яшькә кадәрге балаларга Пенсия фондыннан узган елгы түләүләр барышында җыелган мәгълүмат кулланыла. Ул үз эченә гариза биргән ата-анасының исем-фамилиясен һәм СНИЛСын, балалар турында белешмәләр, шул исәптән СНИЛС һәм туу турында ЗАГС мәгълүматлары, шулай ук, акчаларны күчерү өчен счет реквизитларын ала. Әгәр бу мәгълүматларның кайсылары инде актуаль булмаса яки бүтәннәргә алыштырылырга тиеш икән, ата-аналар мәгълүматны төзәтә. Тутырылган әзер гаризалар 11 июльдә үк ата-аналарның шәхси кабинетларында күренә башлады, шул исәптән узган ел балаларга түләүгә кәгазь гаризалар биреп, ә аннары гына электрон кабинет ачучыларда да.

Гаризаларны турыдан-туры кабул итү 15 июльдән ачылды һәм 3,5 ай дәвамында, октябрь ахырына кадәр барачак. Хокуклары булган очракта, ата-аналар түләүләрне шул чор дәвамында теләсә кайсы уңайлы вакытта ала алачак.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан тыш, гаризалар Пенсия фондының барлык клиент хезмәтләрендә дә кабул ителәчәк.
Электрон гариза бирү мөм кинлекләре бары тик тәр биягә алучылар һәм попе чительләрдә генә юк, алар гаризаны шәх сән барып кына бирә ала.
Гаризаны бирү датасы булып Пенсия фондының территориаль органында гаризаны теркәү датасы санала. Ул 5 эш көне эчендә, аерым очракларда 10 эш көне дәвамында карала.

Түләү кайчан башланачак ?
Түләүләр, гаризаларда күрсәтелгән счетка күчерү юлы белән, августтан башлана. Бу Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының карта счеты (сберкитабы) яисә банк картасы булырга мөмкин.

Ни өчен түләүдән баш тартырга мөмкиннәр?
Түләүдән баш тарту өчен түбәндәгеләр нигез булып тора: мөрәҗәгать итүченең яисә баланың Россия Федерациясе гражданлыгы булмау, баланың яше Указда билгеләнгән яшькә туры килмәве, мөмкинлекләре чикләнгән 18-23 яшьлек затның мәктәптә укымавы, ата-ананың хокукларыннан мәхрүм ителүе, балага карата опекунлык/попечительлекне туктату, мәктәптә белем алучы баланың яисә инвалидның үлүе, дөрес булмаган белешмәләр тапшыру һәм әгәр бер генә тапкыр бирелә торган әлеге түләү әтисенә яки әнисенә (икесенең берсенә) күчерелгән булса. Баш тарту турында хәбәрнамә, моның сәбәпләрен күрсәтеп, дәүләт хезмәтләре порталына шәхси кабинетка киләчәк.

Белешмә:
Татарстанның 468 мең баласы бер тапкыр бирелә торган 10 000 сум күләмендәге түләүгә дәгъва кыла. Түләүләрнең гомуми суммасы 4,68 млрд. сумнан артык тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев