Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

1 июльдә Яшел Үзәндә яңартылган "Рәхәт" дип исемләнгән шәһәр пляжы ачыла

Быел Яшел Үзән шәһәр пляжы ял итүчеләр өчен яңартылган: ул концертлар үткәрү өчен сәхнә, су аттракционнары, фуд-корт, ресторан, җәйге кинотеатры, мастер-класслар һәм спорт турнирлары өчен мәйданчыклар белән җиһазландырылачак. 

Пляж 1 июльдә эшли башлаячак, ачылу тантанасы 9:00 сәгатьтә билгеләнгән.

- Безнең пляжның үз җыры бар инде. Анда шулай ук минем башкаруымда композицияләр яңгыраячак. Киләчәктә глэмпинг, 30га якын ял итү өчен йортлар төзергә планлаштырабыз. Бу хезмәт бездә август-сентябрь айларында эшли башлаячак. Глэмпингта җәен дә, кышын да ял итәргә мөмкин булачак", - дип сөйләде Илнат Фәрхуллин. Яшел Үзәндә пляжны нәкъ менә ул ачачак.

Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча, Яшел Үзән пляжы барлык санитар нормаларга тулысынча туры килә, су пробалары уңай нәтиҗә күрсәткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев