Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәрби бердәмлек яңа әгъзалар кабул итте

Бүген балалар иҗат үзәгендә урнашкан "Сугышчан туганлык" ("Боевое братство") иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлегендә тантаналы рәвештә членство билетлары тапшырылды.

Запастагы 11 чик сакчысы хәрби бердәмлекнең яңа әгъзалар булды.
Сугышчан туганлык рәисе Марсель Мурзабаев аларның һәрберсенә билетлар тапшырды.

- Чик буе гаскәрләре ветераннарын сәламләвемә шатмын. Зеленодольск муниципаль районы хәрби туганлыгына керергә карар кабул итүегезне хуплыйм, - диде үзенең сәламләү сүзендә ЗМР хәрби комиссары Илшат Паймурзин. - Шулай ук сезгә киләсе елга 9 майда хәрби парадта катнашырга тәкъдим итәм.

Аннары хәрби комиссар хәрби туганлыкның яңа әгъзаларына юбилей медальләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X