Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Караклык очраклары ешаю сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге шәһәр халкын игътибарлы булырга чакыра

Әгәр сезгә якыннарыгыз яки туганнарыгыз авыр хәлгә юлыккан дип шалтыратсалар яки хәбәр итсәләр, беренче чиратта алар белән элемтәгә керегез, чыннан да аларга ярдәм кирәк булуын ачыклагыз.

Өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм барлык танышларыгызны мошенниклар турында кисәтегез. Җинаятьчеләр үзләрен теләсә кем булып таныштыра ала: банк, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм башкалар.

Мошенниклардан саклануның иң яхшы ысулы – таныш булмаган кешеләргә акча тапшырмау, аларның күрсәтмәләре буенча банк карталары белән бернинди операцияләр дә башкармау, өйгә чит кешеләрне кертмәү.

Сак булыгыз һәм мошенникларның хәйлә-мәкерләренә бирешмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X