Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иминлек маршруты дәвам итә

23 июньдә Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге һәм Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Аның барышында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренең, киемдә яктылык кайтаручы элементларның һәм юл билгеләренең әһәмияте турында искә төшерделәр, велосипедчылар өчен булган кагыйдәләрне кабатладылар. Йорт-мәктәп-йорт иминлек маршруты турында фикер алышулар да булды.
Ахырдан әлеге тематикага багышланган фильм күрсәтелде һәм җәяүлеләр өчен белешмәлекләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев