Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан командалары составында Яшел Үзән спортчылары чирәмдәге хоккей буенча Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

Мәскәүдә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Татарстан, Алтай краеннан 13 команда катнашында 2010 елда туган яшүсмерләр арасында «Яшүсмер» Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярымфиналга Мәскәү, Электросталь һәм Татарстанның ике җыелма командасы чыкты, алар арасында безнең Яшел Үзән спортчылары да бар иде.

Уен нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы Мәскәүне 7:2, ә Татарстан җыелма командасы Электросталь командасын 7:4 исәбе белән җиңде.
Нәтиҗәдә, безнең ике команда да - беренче урын, Мәскәү һәм Электросталь командалары өченче урын өчен финалга чыкты.
Алтынны республиканың 1нче җыелма командасы яулады, бронзаны Электросталь алды.
Иң яхшы сакчы призын Татарстан-2 җыелма командасы уенчысы Арсений Ишпаев алды. «Яшүсмер» Бөтенроссия ярышларының иң яхшы уенчысы призына Татарстан җыелма командасы уенчысы Сәет Әхмәтов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев