Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зәйнәб Фәрхетдинова булачак киленнәренә таләпләр турында: «Дискобарларга йөри торган булмасын»

- Исәнмесез, хәлләрегез ничек? - Яхшы. Бу көннәрдә гел студиядә без. Августта 50 яшь тула, юбилеем, шуңа әзерлек эшләрен башладык. Элекке җырларны яңартабыз. Заман башка таләпләр куя, җырлар яңача яңгырарга тиеш.

Зөфәр абыегызның "Елама, ярсыма"сын Радик та бик матур итеп башкара бит! Элекке җырларга тотынмый торсаң, тузан утыра. Шуңа да онытылып киткән җырларны югарырак дәрәҗәдә башкарасы килә.

- Шәхси тормышыгызга килгәндә, бервакыт Зөфәр белән Зәйнәп бергә тормыйлар икән, дигәнрәк сүз йөрде. Монда хаклык бармы?
- Юк, әлбәттә! Зөфәр шаян кеше бит ул. Шаярып берәр сүз әйткәндер дә кеше аңлап җиткермәгәндер. Аңардан "Хәлләр ничек?" дип сорасалар да: "Бер көе. Хатын куып чыгармый, минем дә китәсе килми", - дип җавап бирә.

Бервакыт никах балдагымны югалттым да озак вакыт кими йөрдем. Тамашачы күзәтүчән бит, бәлки, шунда күреп: "Әхә, йөзеген кимәгән, күрәсең, аерылышканнардыр", - дип, нәтиҗә чыгарып та куйгандыр. Ә без, сәхнә кешеләре, ул яктан җиңелчәрәк фикер йөртәбез, халыкның башкачарак уйлау ихтималы башыбызга да килми. Аллаһыга шөкер, тормыш иптәшем белән бергә яшибез, Зөфәр белән без - бербөтен!
Кеше алдында сүзгә килешкән юк, сәхнә артында да тавыш чыгармыйбыз, тфү-тфү. Без бит инде олы кешеләр. Бик авыр булса да, артык игътибар итми, икенчегә борып җибәрәм. Зөфәр абыегызның холкына ияләшкән инде. Ул кайчак бик каты, үпкәләрлек итеп әйтеп куя. Вакыт узгачрак, ул сүзләрдә хаклык бар икәне башка барып җитә. Әмма бик куертып тормыйбыз, үтә дә китә.

- Улларыгыз ни хәлдә?
- Өлкәне эшләп йөри. Безнең белән дә гастрольләргә чыга. Үзенә репертуар туплау белән шөгыльләнә. Фоат 9нчы сыйныфта белем ала, ныклап имтиханнарга әзерләнә.

- Булат өйләнәм дип әйтмиме?
- Әлегә юк.

- Булачак киленнәрегезгә нинди таләпләр куясыз?
- Каты таләпләр куймыйм, әмма колаклары ишетсен дип, әйтештерәм. Эчмәсен, тартмасын. Дискобарларга йөри торган кызлар булмасын. Ул да бит заман чире, кайберәүләр көн-төн шунда. Тәртипле булсыннар инде. Малайларым да, күз тимәсен, тәртиплеләр. Әйткән сүзебезне тыңлыйлар, кире какмыйлар. Үзләренә тиң ярлар булсын иде, Ходаем.

Игътибарлырак булсыннар. Сүз дә юк, гашыйк булганда күз томалана. Монда безнең яктан да бераз контроль кирәк. Элек бит булачак кияү яки кәләшнең нәселенең җиде буынын тикшергәннәр. Уйлап карасаң, дөрес булган инде. Балаларыбыз яхшы булсыннар. Бу тормышта яхшы сыйфатлар белән уңышка ирешергә була!

shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев