Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утравына юл якыная

Горький тимер юлының Казан төбәге Зөя утравына кадәр туристлар төркемен, вакытны янга калдыру максатыннан, махсус поездларда йөртергә тәкъдим итә. Бу хакта Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Черемнов матбугат-конференциясендә хәбәр итте.

Карамалы Тау вокзалы станциясендә капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән. Җәяүлеләр күперен яңарту күздә тотыла икән. 
Черемнов белдергәнчә, өч электричка станциягә кадәр йөри инде. Ремонт эшләре төгәлләнгәч, тимер юлчылар туристларны Карамалы Тау станциясенә кадәр алып барачак, аннан утрау-шәһәрчеккә автобуста юл тотарга мөмкин булачак. 
- М-7 трассасы һәрдаим диярлек машиналар белән тулган була. Шуңа да юлда күп вакыт китә. Бу безнең перспективалы проект. Моннан тыш пассажирлар Карамалы Тау тирәсен дә күрә алачак, - дип ассызыклады Александр Черемнов.

Фото:bor1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: остров град Свияжск как добраться реконструкция железнодорожной станции Свияжск туристы от Казани до Свияжска