Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя утравында җигүле этләр ярышы

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 31 гыйнварда Яшел Үзән төбәгенең Зөя кала-утравына Халыкара "Волга-Квест-2014" җигүле этләр караваны килеп җитте. Спортчылар борынгы кала белән, аның тарихи урыннар белән танышкан арада бала-чага, Зөя утравында яшәүчеләр һәм ярышларны карарга килүчеләр спортчы этләр белән һәм спортчыларның үзләре белән фотога төште, аралашты. 1 февральдә исә 35 километрга...

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 31 гыйнварда Яшел Үзән төбәгенең Зөя кала-утравына Халыкара "Волга-Квест-2014" җигүле этләр караваны килеп җитте. Спортчылар борынгы кала белән, аның тарихи урыннар белән танышкан арада бала-чага, Зөя утравында яшәүчеләр һәм ярышларны карарга килүчеләр спортчы этләр белән һәм спортчыларның үзләре белән фотога төште, аралашты. 1 февральдә исә 35 километрга Свияжск-Казан маршруты буенча узыш булды. Беренче булып финишка килеп җиткән Германия спортчысы Сильвия Футваенглерга җиңүче кубогы һәм ярышның төп спонсоры АВБ банк җәмгыятеннән 300 000 сум приз тапшырылды.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев