Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя-кала утравында гражданнар сугышы музее булуы мөмкин

Кичә Казан Кремлендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде. Утырышта борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең туристлык имиджын формалашытруның төп юнәлешләре буенча фикер алыштылар....

Кичә Казан Кремлендә ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы утырышы узды. Утырышны ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.

Утырышта борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең туристлык имиджын формалашытруның төп юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

Гомумән алганда, Зөяне һәм Болгарны торгызу эшләре план буенча бара, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. "Хәзер туристлар агымын җәлеп итү белән шөгыльләнер вакыт җитте", - дип ассызыклады ул һәм бу ике урынга килүче туристлар саны артуын белдерде.

ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондының Попечительлек советы рәисе белдергәнчә, 2013 елда Болгарда 192 мең кеше булган, Зөядә - 108 мең. Традиция буенча, Болгарда һәм Зөядә үткәрелә торган чараларда меңнәрчә кеше катнаша. Андый чараларның берсе - Изге Болгар җыены. М.Шәймиев белдергәнчә, быел бу чара 14 июньдә узачак.

ТР Дәүләт киңәшчесе фикеренә караганда, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу эшендә ТР Министрлар Кабинетының мәдәни-тарихи мирасны популярлаштыру турындагы карары да үз ролен уйнаган.

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Зөядә музей комплексының уңышлы эшли башлавын да билгеләп үтте. "Күп санлы кызыклы чаралар үткәрелә. Кызыклы фикерләр, гражданнар сугышы музее булдыру идеясе дә бар", - дип билгеләп үтте ул.

Хәбәр Татар-информ мәгълүмат агентлыгыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев