Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзсалым акчасын нәрсәгә җиткерәсе?

Күгәйдә узачак авыл җыенына тыныч күңел белән барганыбызны хәтерләмим: ел да гаугалы уза торган иде. Быел нәкъ шуның киресе булды.

Җыенга килүчеләр саны турында язарга оят та хәтта. Авыл проблемаларын уртага салып сөйләшү өчен вакыт тапмаганнар күрәсең. Хәер, авыл башлыгының докладыннан күренгәнчә, авылда зур проблемалар әлләни күп түгел икән. Минем аңлавымча, болар - үзсалым акчасының бик аз күләмдә җыелуы һәм авылда лейкозлы сыерларның күп булуы. Соңгы проблема хәтта район масштабындагы ЧП кебек кабул ителергә тиеш.
Лейкоз проблемасына килгәндә, 2018 елдан мондый сыердан савылган сөтне берничәк тә сатып булмаячак. Ветеринария белгечләре белдерүенчә, 2020 елга кадәр Россия­дә лейкозлы сыерлар калырга тиеш түгел. Терлектән терлеккә күчүче бу зәхмәт халыкта төрле авыру китереп чыгару чыганагы булып тора. Димәк, киләсе җәйдә күгәйлеләрнең сыер көтүе дистәдән артык сыерга кимергә тиеш. Көтүчегә җиңелрәк булачак икән, дияргә ашыкмагыз, көтүчесе дә юк икән әле авылның! Көтү чиратыннан халык бик туйган. Тиешле хакын түләгән очракта, шушындый зур һәм тырыш халыклы авылда көтүче таба алмау гаҗәп тә. Саранлык билгесе түгелме икән бу? Ник дигәндә үзсалым акчасын җыюдан авылныкы гына түгел, район җитәкчелеге дә канәгать түгел. Халыктан кергән бер сумга хөкүмәт дүрт сум өстәп биргәндә, бу яшәгән урыныңны төзекләндерүдә менә дигән чара. Исәпләүләр буенча 2016 елда халыктан 84,0 мең сум күләмендә җыелырга һәм 336 мең сум булып кире кайтырга тиеш булган. 2014 елда - 64 500, 2015 елда - 54 000, узган ел 51 200 сум акча җыелган. Авыл җирлегендә эшләүчеләр:
- Анда да һәр өйгә икешәр мәртәбә килеп, ялынып җыйдык! Бюджеттан кергәнне генә көтеп ятсак, бернигә ирешә алмыйбыз бит! - диләр.
2014 елда республика бүлеп биргән акчаны да кушып исәпләнгән 327 мең сумнан 172 мең сумга асфальт юл ремонтланган, 61 мең сум - күпергә, 43 меңе юлларны чистартуга, чүп җыештыруга тотылган. 2015 елда халыкның 54 000 сумы 270 мең сум булып авыл җирлеге бюджетына кергән. Шуның 185 мең сумына зират буе юлы күтәртелгән. Узган ел исә халыктан кергән 51200 сум акча 256 000 сумга әверелгән һәм бу акчага ике гидрант (100 мең сум) булдырылган, аръякка чыга торган юл (80 мең сум ), аръякка җәяүле күпере (24 мең сум), Гайшә кизләве (28 мең сум) төзекләндерелгән, 85 мең сумга объектларның паспортлары ясатылган. Күргәнегезчә, авыл башлыгы һәр тиен өчен авылдашлар каршысында хисап тота. Шулай булгач, үзсалым акчасы тиешенчә җыелган очракта, Хәйруллин урамындагы кое да, Кушкапка белән Яңа урам кисешкән урындагы юл да, бәлки, узган ел ук төзекләндерелгән булыр иде.
Референдум карары нигезендә Күгәй авылында яшәүче акча кереме булган һәр кеше 200 сум взнос түләргә тиеш. Туган авылың өчен елга бер тапкыр гына түләнә торган акча күп түгел минемчә. Хәер, кеше кесәсендәген санарга ярамый да. Бу йөрәк кушуы буенча эшләнә торган эш.
- Барысы да үзебездән, үзсалымның никадәр җые­луыннан тора. Бу яктан сезне берничек тә мактап булмый. Юлларны төзекләндерү программасына да үзсалым акчасы күбрәк җыелган авыллар алынды. 2018 елда Күгәй авыл җирлеген дә шушы программага кертергә тырышырбыз, - дип ышандырды авыл җыенында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Сәхибуллин.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев