Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Жизнь в движении», «Музыка жизни» һәм пианист

Яшел Үзәндә яшәүче кул бармакларсыз пианист Алексей Романов безне - сәламәт кешеләрне дә гаҗәпләндерүен дәвам итә. Әле чит илгә барып кайта, әле Казанда танылган музыкантлар белән чыгыш ясый, әле зур телевизион канал программаларында катнаша. Менә ул тагын шундый күләмле һәм мәртәбәле вакыйгада катнашып кайтты.

4 февральдә Мәскәүдә Милләтләр Театрының Төп сәхнәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү өчен оештырылган һәм ел саен була торган «Жизнь в движении» - «Хәрәкәттәге тормыш» хәйрия концерты узды. «Хәрәкәттәге тормыш» концерты - ул кешелекле җәмгыятькә таба адым. Аның проекты 2011 елда төзелеп, ул сәнгать төрләре аша физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уникаль мөмкинлекләрен ачуга юнәлтелгән. Концерттан җыелган акча «Йөрергә телим» программасына ярдәм итүгә җибәрелә. Программа мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аякка басарга, беренче адымны үзенә ясарга, кирәкле дәвалану алырга булыша. Боларның барысы да балаларга җәмгыятьтә үз урынын табарга ярдәм итә. Бу концерт программасында Алексей Романов тамашачы булып түгел, ә үзе, өстәвенә атказанган артистлар - Боровиковлар гаиләсе белән чыгыш ясау бәхетенә ирешкән.
Концертта танылган актерлар - Евгений Миронов, Анатолий Белый, Ирина Пегова, Леонид Ярмольник, Юлия Пересильд бергә җыелып, гадәти булмаган балаларның чикләнмәгән мөмкинлекләрен сәнгать формасында күрсәткән.
Театр сәхнәсендә Зур опера һәм балет театры йолдызлары, җырчы, композитор Игорь Николаев һәм башка бик күп артистлар белән беррәттән чыгыш ясаудан Алексей да үзенә илһам, хис-тойгылар «төяп» кайткан. Зур сәхнә, күренекле кешеләр, Мәскәү, мөмкинлеге чикләнгән булып та бу көнгә чиксез уңышка ирешүчеләр, алкышлар - боларның барысы да хәзер Алексей белән бергә атлый, аңа тагын да үсәргә, алга таба барырга көч бирә. Алексейны хәзер кайларга гына чакырмыйлар да, аны кайларда гына белмиләр. Алексейны тәрбиягә алган Левачковлар гаиләсендә дә бик яратып, аның һәр башлангычында булышалар. Әнисе - Луиза Левачкова хәзер аның иң ышанычлы кешесе, ярдәмчесе дә, директоры да, психологы да, продюсеры да, илһамчысы һәм төп терәге дә. Ел фасылының, гаиләсенең, мөмкинлекләренең нинди булуына һәм бернигә карамастан ул Алексей белән җитәкләшеп юлга чыгып китә, күп төрле финанс һәм башка төрле проблемаларны үзе хәл итә. Алексейның һәр чыгышы аның йөрәге аша уза.
Алексей менә хәзер дә, 13 февральдә Казанның «Ак Барс» мәдәният үзәгендә булачак «Музыка жизни. Без бергә - Мы вместе» хәйрия концертында катнашырга җыена. Аны тагын зур сәхнә һәм тамашачы алкышлары көтә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев