Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заводта бер көндә өч вакыйга

Узган җомгада шәһәребезнең иң зур предприятиесе - М.Горький исемендәге заводта берьюлы өч зур вакыйга булып, алар бер-берсенә тоташып барды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Кырымнан махсус килгән кунаклар да актив катнашты. Вакыйгалар чылбыры заводның үзеннән башланды.

Ремонттан соң цех ачылды
Предприятиедә киң масштаблы модернизациядән соң судовой машиналар төзү цехы ачылды. Модернизация кысасында цех бинасында бик зур ремонт эшләре башкарылып, яңа установкалар куелган, хәтта яңа участоклар да булдырылган. Көнкүреш бинасы турында әйтеп тә торасы юк. Федераль максатчан программа кысасында токарь-фрезер эшкәртү үзәге куелган. Бу җитештерелгән продукциянең күләмен генә түгел, сыйфатын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Цехны ачу тантанасында катнашкан мәртәбәле кунаклар завод хезмәткәрләрен техник кораллануның чираттагы этабының уңышлы башкарылуы белән үз котлауларын җиткерде. Бу чара уңаеннан аерылып торган бер төркем хезмәткәргә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» Акционерлык җәмгыятенең «Хезмәт казанышлары өчен» медале, «Рособоронэкспорт» Акционерлык җәмгыятенең һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Инженер һөнәрен популярлаштыру фонды төзелде
Бу көнне сәнәгать предприятиеләренең һәм тулаем алганда машиналар төзелеше өлкәсендә инженер һөнәрен популярлаштыру, предприятиеләрнең фәнни-техник потенциалын арттыру, яхшы белгечләрне ачыклау һәм ярдәм итү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» Акционерлык җәмгыяте генераль директоры Иван Егоров инициативасы белән төзелеп, агымдагы елның 27 мартында теркәлгән Б.Е.Бутома исемендәге регионара җәмәгать фондын оештыру җыелышы булды.
Фонд Борис Бутома исеме белән юкка аталмаган. Ул 1944-1948 елларда Яшел Үзәндә яшәп, М.Горький исемендәге заводта башта баш инженер, аннан соң директор булып эшләгән. Аның инициативасы белән корабльләр төзүнең уникаль технологиясе үзләштерелгән. Борис Евстафьевич СССРның суднолар төзелеше сәнәгате министры булып эшләгән чорында да заводка ярдәм итүен дәвам иткән. хәрби корабльләр төзүнең тулы бер эпохасы Бутома исеме белән бәйле.
М.Горький исемендәге заводның генераль директоры Ренат Мистахов җыелышта мондый оешманың Россиядә беренчеләрдән булып оештырылуын һәм аның киләчәктә Россия күләмендәге фондка әверелергә мөмкин булуын билгеләде.
Инженерлык һөнәренә кызыксыну һәм ихтыяҗ арткан бу чорда мондый фондның Яшел Үзән заводында ачылуы истәлекле вакыйга булып тора. Бу фонд чын-чынлап инженер һөнәрен популярлаштырудан тыш аларга ярдәм итү юнәлешен дә алырга тиеш булачак.
«Ел инженеры-2016» конкурсы җиңүчеләрен котладылар
Бу көнне М.Горький исемендәге мәдәният сараенда «Ел инженеры-2016» XVII Бөтенроссия конкурсында югары бүләкләргә ия булган «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ белгечләрен тантаналы котлау церемониясе булды.
Хәзер ил икътисадының инновацион үсешен инженерлык өлкәсендәге прогресстан башка күзаллап булмый. Заманча производство җиһазлары белән идарә итү, сәнәгатьнең төп өлкәләрен үстерү өчен тирән белем, эрудиция һәм сәләтле кадрлар кирәк. Иҗади яктан сәләтле кадрларның уңыш­ларын бәяләү һәм аларга матди яктан ярдәм итүдә «Ел инженеры» конкурсының әһәмияте зур. «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсы 2000нче елдан үткәрелә башлап, төрле фәнни һәм инженерлык берләшмәләре патронажлыгында оештырыла. Ул иң яхшы инженер кадрларны ачыклау һәм тәҗрибә уртаклашу буенча Россиядә гамәлгә ашырылучы бик зур социаль проект булып тора.
Конкурста ел саен 40 меңнән артык кеше катнашып, бик азлары гына лауреат исеменә лаек була. Яшел Үзән заводының иң яхшы инженерлары конкурста катнашып, әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Чөнки предприятиедә мәктәп эскәмиясеннән алып югары мәктәпкә кадәр профессиональ кадрларны әзерләү буенча күп эш алып барыла. Кадрлар әзерләүгә шундый системалы караш булганда гына корабль төзүчеләрнең лаеклы буынын тәрбияләп була. Болардан тыш, монда эшләүче белгечләргә профессиональ мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен бөтен шартлар тудырыла.
«Ел инженеры-2016» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча Горький исемендәге заводның 6 белгече югары бүләкләүләргә ия. «Профессиональ инженерлар» версиясе буенча жюри карары белән «Россиянең профессиональ инженеры» исеме «Кара металлургия» номинациясендә Денис Давыдовка, «Суднолар төзелеше» номинациясендә - Леонид Семинга, «Электроэнергетика» номинациясендә - Александр Филипповка бирелде. «Яшьләр инженер сәнгате» версиясе буенча «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсының беренче туры җиңүчесе» Дипломнары белән «Суднолар төзелеше» номинациясендә - Данил Баранов һәм Сергей Тараканников, «Машина төзелеше» номинациясендә Айрат Төхфәтуллин бүләкләнде.
Шулай ук бу концерт номерлары белән үрелеп барган тантанада заводның аерым уңышларга ирешкән белгечләре - рационализаторларына ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының, «Ак Барс» Холдинг компаниясенең Рәхмәт хатлары, «Тататарстан Респуб­ликасы уйлап чыгару һәм рационализаторлык отличнигы» билгесе бирелде.
Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында уйлап чыгару һәм патент-лицензия эшенең иң яхшы куелышына рес­публика конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүче Дипломы һәм Кубогы Горький исемендәге завод генераль директоры Ренат Мистаховка тапшырылды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Фотолар завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев