Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Завод үзенекеләргә йорт салып бирә

З0 августта, Яшел Үзән суднолар төзү заводы Республика көненә багышлап, торак йортка нигез ташы салу тантанасын үткәрде.

Бу йорт «Кызыл металлист» торак комп­лексының чираттагы йорты. Биш катлы, дүрт подъездлы йорт 70 гаиләне бәхетле итәчәк. Чөнки бу йортлар махсус завод эшчеләре өчен салына.
Моңа кадәр ике йорт төзелде инде, монысы - өченчесе. Беренчесе, Фрунзе урамындагысы 10 катлысы, 2013 елда файдалануга тапшырылды. Икенчесе дә узган ел кулланышка бирелде. Квартирлар чиста, күчен дә яшә генә!
«Кызыл металлист» торак комплексы 10 йорттан торачак. 6сы - 10, 4се биш катлы булачак. Әлеге комплекс тулысынча 2030 елда төзелеп бетәчәк, ди завод җитәкчелеге. Квартирлар завод эшче-хезмәткәрләренә заводта 10 ел эшләү һәм 15 ел дәвамында сатып алу хокукы белән аренда килешүе буенча бирелә.
Ничек кенә булмасын, иң мөһиме - фатирлы булу. Ә ун ел кеше гомере өчен шактый вакыт булып исәпләнсә дә, бу инде бер банктан икенчесенә күчеп, кредитлар җыеп, бурычка батып яшәү түгел.
Радик Сафиуллин.
Фото завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X