Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Замана такмакларын җырлап алыйк әле

Замана шаукымы... Тормыш коточкыч үзгәрә, Бер мәлгә уйлап кара: Кеше техника колына Шиксез, әйләнеп бара. Әүвәл радио сөйләве Шаккатырды халыкны, Эшен читкә куеп, күпләр Тыңларга дип ашыкты... Аннан телевизор чыкты Эре атлап "мәйдан"га, Аның хикмәтләрен күреп, Халык калды хәйранга! Төрле сериаллар белән Үзенә җәлеп итте, Әхлаксызлыктан картларның Исе-акылы китте... Интернеты...

Замана шаукымы...

Тормыш коточкыч үзгәрә,

Бер мәлгә уйлап кара:

Кеше техника колына

Шиксез, әйләнеп бара.

Әүвәл радио сөйләве

Шаккатырды халыкны,

Эшен читкә куеп, күпләр

Тыңларга дип ашыкты...

Аннан телевизор чыкты

Эре атлап "мәйдан"га,

Аның хикмәтләрен күреп,

Халык калды хәйранга!

Төрле сериаллар белән

Үзенә җәлеп итте,

Әхлаксызлыктан картларның

Исе-акылы китте...

Интернеты үрмәкүчтәй

Сарып алды дөньяны...

Саулыкка начар тәэсирен

Зур түрәләр уйлармы?

Интернет "боевик"лары

Кырыс итә яшьләрне,

Алар әби-бабайларга

Мәрхәмәтлек итәрме?!

"Кәрәзле" телефоннарда

"Эте-бете" сөйләшә,

Яшь бала тәпи йөргәнче

Шуны сорап йөдәтә!

Ул кесә телефоннары

Җиһанны чолгап алды,

Күп кеше йокысыз калды,

Җан тынычлыгын алды...

Борынгылар телефонсыз

Ничек яшәгән икән?

Бу турыда берәресе

Фәнни эш язар микән?

Техника ташкыны басты,

Сәламәтлек - яраксыз,

Бәяләр котырып үсә,

Күпләр калды чарасыз...

Кил, дустым, безнең якларга,

Кунак булып кит әле,

Телефоннар янда торсын,

Чәйләп сөйләшик әле!

Нияз Бишбалта, Казан.

Фото интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев