Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заман технологияләре суррогатларга чик куячак

Агымдагы елның 4 аенда Яшел Үзән районында законсыз әйләнештән 2028,825 литр спиртлы эчемлек алынган.

Гадәттә, икътисадта тотрыксызлык хөкем сөрә икән, спиртлы эчемлекләрне итәк астыннан сатучылар, нәтиҗәдә суррогатлар кулланып агуланучылар чагыштырмача күбәя. Шуңа күрә алкогольле эчемлекләрнең легаль рәвештә сатылуы бюджет өчен дә, кулланучылар өчен дә файдалы. Әмма бу спиртлы эчемлекләрне кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Бүген сүз спиртлы эчемлекләрнең легаль әйләнеше турында бара. Хәзерге вакытта әлеге продукциянең әйләнешен исәпләүнең һәм контрольгә алуның заман информацион технологияләре кулланылган яңа механизмнары кертелә. Бу законсыз сатуларга чик куярга булышачак.
Алкоголь продукциясен сатуга анализ ясаулар Яшел Үзән районында легаль сәүдәнең 2013 елдан кими башлавын һәм 2016 елдан гына уңай динамикага күчүен күрсәтә.
- Әлбәттә, безгә әлегә тиз арада гына элеккеге күрсәткечләргә ирешү мөмкин булмаса да, халык куллана торган алкоголь продукциясенең бөтенесенең легаль әйләнештә булуы мөһим, - дип сөйли бу хакта җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә ТР Алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе Марина Тихонова. - Кичекмәстән, халыкны суррогатлар белән агулануына чик куярга һәм республика бюджетына акцизлар килүне тотрыкландырырга кирәк.
Спиртлы эчемлекләр әйләнешендәге яңа информацион технологияләр куллануны ничек аңларга соң?
Бу - спиртлы эчемлекләр җитештерүнең һәм әйләнешенең бөтен этапларын дәүләт автоматлаштырылган информацион системасында (ЕГАИС) мәҗбүри фиксацияләү.
- Районда һәр сәүдә объектының бу сис­темага тоташу-тоташмавы контрольгә алынды, - дип сүзен дәвам итә Марина Тихонова. - Бүген аларның барысы да ЕГАИСка тоташты һәм 286 лицензияле сәүдә объекты алкоголь продукциясен шушы системаны кулланып сата башлады. Әлеге система сыра әйләнешенә дә кагыла, әмма ул аның бары сәүдә челтәренә китерелү факты буенча гына «эшли», ә сату эшчәнлегенә контроль контроль-касса техникасы кулланып алып барыла. Бу закон агымдагы елның 31 мартында кертелде.
Район территориясендә сыра сата торган нокталар күбәю нәрсәгә бәйле икән соң?
Аңлатылганча, «сыра» нокталары визуаль күбәйсә дә, ЕГАИС системасы буенча республикада җитештерелгән сыра белән тәэмин итү кимегән. Бу сегментта контроль-инспекцион эш алып барыла.
Агымдагы елның 4 аенда гына да Яшел Үзән территориаль органы эчке эшләр бүлеге белән берлектә 22 тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә законсыз әйләнештән 2028,825 литр спиртлы эчемлек алынган. 887,5 мең суммасында штраф салынган.
Марина Тихонованың чыгышын тыңлаган район башлыгы Александр Тыгин:
- Докладка карасаң, бездә барысы да алда-гөл кебек, әмма исерек яшүсмерләр күбәюне ничек аңларга? - диде. - Димәк, яшүсмерләргә эчемлек сата торган сәүдә нокталары әле бар. Димәк, бу юнәлештә контрольне көчәйтергә кирәк. Тагын шуны да әйтәм: әгәр дә үзегезне бушлай туклану белән тәэмин итәсегез килә икән, исерек килеш шәһәр күле буена гына барыгыз. 15 тәүлек сезнеке булыр!
«Халык контроле» дәүләт информацион системасына бу елның дүрт аенда шәһәр халкыннан алкоголь әйләнешенә кагылышлы 2 мөрәҗәгать килгән. Бу көнгә алар дүрт булган инде. Аларның бөтенесе дә каралып, закон бозучыларга карата административ чаралар күрелгән. Шундый битараф булмаган мөрәҗәгать итүчеләргә хәзер акчалата түләүләр дә бүләк итәләр.
Яшел Үзән территориаль органы җитәкчесе сүзләренә караганда, районда 286 сәүдә объекты алкоголь продукциясен лицензия белән сата. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 4 процентка арткан. Легаль сәүдәне аеруча авылларда саклау приоритет бурычларның берсе булып кала. «Арыш Мае», «Татспиртпром» челтәрләре белән эшләү районда сәүдә нокталарын 2 тапкыр арттырырга мөмкинлек биргән. Бүгенге көндә лицензияле объект Өтәшкәдә генә юк. Шәһәр һәм район предприятиеләрен лицензияләү буенча хезмәтләр күрсәтү нәтиҗәләренә карап республика бюджетына 404,0 мең суммасында дәүләт пошлинасы килгән.
Контроль эшчәнлеге алып баручы органнарның кайвакыт без «күргәннәрне» күрми калулары бар. Шуңа күрә алкоголь эчемлекләренең законсыз сатылуына бәйле бөтен очраклар турында хәбәр итәргә кирәк. Боларга лицензиясез, законсыз аракы, сыра һәм көмешкә сатулар да, яшүсмерләргә сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сәүдәсе дә, кибетләрдә тиешле-тиешсез вакытларда эчемлек сатулар да керә. Бүген шундый гамәлләргә чик куеп без кемнеңдер гомерен саклап калсак, иртәгә якыннарыбызныкын кемдер саклап калырга мөмкин. Законсыз гамәлләргә бергәләп чик куйсак кына, нәтиҗәгә ирешеп булыр.
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органында 5-86-72 телефоны буенча «Кайнар линия» эшли. Шулай килеп туган сораулар белән инспекциянең үзенә килеп мөрәҗәгать итәргә була. Ул Яшел Үзән шәһәрендәге И.Засорин урамының 9нчы йортында урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев