Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Законсыз акча кулга ничек керсә, шулай чыга

Яшел Үзән прокуратурасы 31 яшьлек Маргарита Сергеевага һәм 32 яшьлек Артур Михайловка (исем-фамилияләре үзгәртелеп бирелә) чыгарган гаепләүне раслап, аларның эшен судка җибәрде.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Светлана Чугунова сүзләренә караганда, бу ир белән хатын агымдагы елның гыйнварында Интернет аша билгесез кеше белән танышып, Марий Эл Республикасының Волжск шәһәре территориясендә тайникларга синтетик наркотик матдә кую буенча сүз куеша. Шундый законсыз гамәл белән алар «зур» акча эшләмәкче була.
Аларга законсыз әйләнештәге синтетик наркотик матдәне интернет аша танышкан кеше китереп бирә. Ә Маргарита белән Артур аерым-аерым төргәкләргә бүлгәләнгән матдәне тайникларга урнаштырып йөрергә тиеш була. Маргарита наркотикларны тайникларга куйса, Артур аларын телефон аша фотога төшерә. Шуннан соң Маргарита тайник адресларын Интернет челтәре аша шушы алар сүз куешкан кешегә җибәрә. Аларның бу хезмәте өчен түләү Артурның банк картасы аша алып барыла. Бер атна эчендә алар 30 меңләп сум акча эшли.
Әлеге җинаятьчел төркемнең эшчәнлеге ачыкланганчы Волжск шәһәрендә наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле берничә авыр җинаять кылына. Ә алар, килешү буенча, тайникларны наркотиклар белән тәэмин итүне дәвам итә, Волжскида тынычлык та бетә. Әлбәттә, кыңгыр эшне никадәр генә яшерсәң дә, ул сизелмичә калмый. Тайниклар белән дә шулай була. Серле урыннар кызыксынучыларны да арттыра. Алар законсыз әйләнештәге матдәне кулланучыга үз куллары белән тоттырмаса да, сер тиз ачыла. Полицейскийларга аларны эләктерү гадәти эш кебек кенә була. Наркотикларны заманча тарату да, эзне нык яшерү дә, интернеттан файдалану да ярдәм итми.
Маргарита да, Артур да үз гаепләрен таныса да, аларга кылган гамәлләре өчен җавап бирергә туры килер. Бу яшь кешеләргә наркотик сатып пычранганчы, башка законлы бизнесны табарга булыр иде. Кулга җиңел генә кергән акчаны ничә ел рәшәткә артында «утырып» түләргә туры киләчәк. Яшь гомерләре төрмәдә узачак. Бизнеслары законлы булса, акчасы кесәләренә очып кермәсә дә, тамар иде әле. Тамчыдан күл җыела бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев