Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ышаныч телефоны" эшли

Татарстанда мөселманнарның "ышаныч телефоны" эшли башлады. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге социаль проектны - мөселманнар "ышаныч телефоны"н эшләтеп җибәрү турында игълан итте. (843)202-4-202 номеры буенча шалтыратучының ислам буенча сорауларына җавап һәм психологик, юридик ярдәм алу мөмкинлеге була. Проектның максатлары - социаль киеренкелекне бетерү, халыкка ислам турында...

Татарстанда мөселманнарның "ышаныч телефоны" эшли башлады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге социаль проектны - мөселманнар "ышаныч телефоны"н эшләтеп җибәрү турында игълан итте.

(843)202-4-202 номеры буенча шалтыратучының ислам буенча сорауларына җавап һәм психологик, юридик ярдәм алу мөмкинлеге була.

Проектның максатлары - социаль киеренкелекне бетерү, халыкка ислам турында дөрес мәгълүмат бирү, традицион дини кыйммәтләрне популярлаштыру һәм мигрантларны адаптацияләү буенча эшләү.

Россия мөселман яшьләре берлеге президенты Марсель Сабиров хәбәр иткәнчә, мөселманнар үзләре "ышаныч телефоны"н эшләтеп җибәрү инициаторы булган. "Бу проект Россия өчен уникаль, чөнки анда өч эксперт - мөселман психологы, шәригать сораулары буенча эксперт һәм дөньяви юрист эшләячәк", - дип ассызыклады ул.

Экспертлар рус һәм татар телләрендә консультация бирә. Алга таба таҗик һәм үзбәк телләрендә сорауларга җавап бирү өчен, белгечләрне эшкә алып, мигрантлар белән эшне җайга салу планлаштырыла. "Якын арада сорауларны популяр социаль челтәрләрдә махсус булдырылган төркемнәр аша да биреп булачак", - дип ачыклык кертте М.Сабиров.

"Ышаныч телефоны" эш көннәрендә сәгать 9.00-18.00дә эшләячәк, дип планлаштырыла. Бер мөрәҗәгать тә җавапсыз калмаячак, дип ышандыра проект җитәкчесе. Бөтен сораулар язылып барылачак. Соңыннан мөрәҗәгать итүчеләр белән элемтәгә кереп, экспертлар үз киңәшләрен һәм сорауларга җавап бирәчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев