Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ышанган һәм нык алданган

Кәрәзле элемтә салонында эшләүче 20 яшьлек менеджер кыз чегәнгә охшаган «дәвалаучы» хатынның корбанына әйләнә.

Ел башыннан аферистларның бу икенче тапкыр «бозык алып ташлау» очрагы. Алар урамда, кибеттә, оешмаларда йөреп, кешеләрне авыр энергиядән арындырабыз дип төрлечә алдап, корбаннарын «чишендерә». Алар кулына, гадәттә, ышанучан һәм өлкән кешеләр эләгә.
Гаиләсенә бозык салынуы турында Регина (зыян күрүченең исеме үзгәртеп бирелә) салонга кергән 35 яшьлек хатыннан белә. Кергән хатын башта клиентларның чыгып китүен көтеп тора, телефоннар караган була. Аннан соң алар арасында эчкерсез аңлашу башлана.
- Ул рус телендә акцентсыз күзгә карап сөйләште, - дип сөйли аннан соң кыз полицейскийларга. - Ул миңа бер таныш хатын-кызның минем гаиләгә бозык салуын һәм озак­ламый үземнең Саша исемле якын кешемне югалтачагымны җиткерде.
Регина аңа ышана. Чөнки соңгы көннәрдә ул үзен бик начар хис итә. Моңа хәтле аның исеме дүрт хәрефтән торган хатын белән чынлап та конфликтка кергән булган һәм әтисенең исеме дә туры килә - Александр.
Хатын аңа чиста кәгазь бите алып туганнарының исемен язарга һәм үзе артыннан әллә нинди аңлашылмый торган сүзләр кабатларга куша. Аннан соң кыздан ул кулъяулыкка кызның берничә чәч бөртеген куеп, шунда ун кәгазь акча һәм тагын тугыз әйбер салуын сорый. Кыз салонда сатудан җыелган бөтен акчаны, колагындагы көмеш алканы, йөзеген, үзенең «айфонын» чыгарып сала.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА әзерләде.

Язманың тулырак вариантын газетаның 67нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев