Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҖЫРЧЫ МАЙ

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләү атналыгы бара. Шәһәребездә һәм районыбыз авылларында әлеге истәлекле датага багышланган төрле чаралар оештырыла, бөтен җирдә тантана һәм бәйрәм рухы хөкем сөрә.

Бүген 8 май Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният сараенда халык ял итә. Биредә 19:00 сәгатьтә "Җырчы май" ("Поющий май") III шәһәр конкурс-фестивале лауреатлары гала-концерты башланды. 15 апрель көнне Балалар музыка мәктәбенең концертлар залында, Яшел Үзән шәһәренең 85 еллыгына, Экология һәм "Песни заповедной стороны" иҗтимагый киңлекләренә багышлап уздырылган әлеге бәйгедә район һәм шәһәребезнең гомум белем бирү учреждениеләре, иҗат үзәкләре, Горький исемендәге мәдәният йорты һәм балалар музыка мәктәпләренең хор коллективлары (барлыгы 682 катнашучыны үз эченә алган 19 төркем) катнашты. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар ике төрле әсәр башкарырга тиеш иде: Яшел Үзән турында һәм тематик (табигать, туган як, парк, сквер, урам, мәйдан). Бәйгенең нәтиҗәләре бүген, шушы гала-концертта игълан ителәчәк.

Жюри әгъзаларына, шул кадәр искиткеч талантлы коллектив арасыннан җиңүчеләрне сайлап аласы бик авыр булгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев