Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җылылык сезоны тәмам

26 сентябрьдә башланган җылылык сезоны, барлыгы 215 көн, 28 апрельдә тәмамланды. Яшел Үзән җылылык предприятиесе 667 торак йортны, 112 бюджет өлкәсендәге һәм башка 368 объектны җылылык белән тәэмин итә.

Җылылык сезоны туктатылу турында предприятие җитәкчесе Илнар Җиһаншин сөйләде. Аның чыгышыннан күренгәнчә, иң мөһим вакытка тиешенчә әзерлек кышкы чорны җитди проблемаларсыз уздырырга ярдәм иткән. Җылылык челтәрендәге вак-төяк аварияләрне исәпләмәгәндә, аларны тизарада юк итәргә тырышканнар, бар да тыныч узган.
- Көзге-кышкы сезон тәмамлануга, предприятие яңа җылылык сезонына әзерлекне башлады. Ремонт эшләрен башкару өчен котельныйларны туктату графигы төзелде. Алар белән предприятие сайтында һәм район газеталарында танышырга мөмкин. Җәйге чорда 19 котельныйның бары берсе генә эшләмәячәк. Калганнары бары ике атнага ремонтка туктаячак, - дип сөйли җитәкче.
Киләчәк ягулык сезонына әзерлек дәвамында җиһазларны диагнос­тикалау, җылылык челтәрен көйләү, төтен торбаларын тикшерү һәм торгызу тора. Җәен 4 чакрым җылылык челтәрен яңарту, төп җиһазларга ремонт ясау карала. Ә чынлыкта 55 чакрым торбаны алыштырырга кирәк. Ел саен алты урынына бары өч чакрым челтәр алыштыру мөмкин икән. Монда халыкның бурычы аяк чала. Район буенча бурыч суммасы 175 млн сум тәшкил итә. Һәм сумма ел саен якынча 30 миллионга артып бара.
- Һәр эшне башкалар белән килештерү мөһим. Яңа җәелгән асфальтны, торба салырга кирәк дип, казыр­лык булмасын. Аннан салкында, карлы-буранлы көннәрдә иң авыр эшләрне башкаручылар - слесарь, эретеп ябыштыручы кебек һөнәр ияләре кадр артында кала кебек. Аларның хезмәтен бәяли белергә кирәк, - диде район башлыгы Александр Тыгин предприятие җитәкчесенә мөрәҗәгать итеп.
Сүз уңаеннан, Мәскәүдә җылылыкны вакытлыча биргәннәр икән. Чынлап та, урамда салкын, шулай булгач, өйдә дә, эштә дә туңып утырабыз. Ярдәмгә электр миче килә. Халык балалар бакчаларында, мәктәпләрдә булса да җылылыкны биреп булмыймы икән, диеп зарлана. Хәзерге вакытта яңа ягулык сезонына әзерлек бар куәтенә башланган. Биналарда заглушка, капкачлар куялар, опрессовка эшләре бара. Моны туктатып, яңадан май уртасында җылылык бирү мөмкин түгел дип, җаваплы җитәкчеләр ышандырса да, узган атнада дәваханәләрдә, мәктәп һәм балалар бакчаларында торбалар җылынды. Май уртасында ягулыкны янә бирү ят күренеш булса да, балалар һәм авырулар туңып утырырга тиеш түгел. Алай да кайбер балалар бакчасында сабыйлар бүген дә салкын бинада йөрергә мәҗбүр. Чөнки яңа ягулык сезонына эш башланган. Бу яктан авыл халкы бәхетле, газ мичен кабыза да җылыга кинәнә.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев