Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ятим кызның сөенече

Безнең калада яшәүче Гали Абдулла улы Хәлиловның гаделлек өчен тырышлыгы укучыларыбызга мәгълүм дип уйлыйбыз. Берничә тапкыр газетабыз битләрендә яктыртылды аның эшчәнлеге. Менә бу юлы ул ятим калган Мария Шуршевага фатир алуда ярдәм итә. Яшь кенә булуына карамастан, Мария кайгы-авырлыкларны күп күрә. 1994 елда әтисе үлә, күп тә үтми әнисе ана...

Безнең калада яшәүче Гали Абдулла улы Хәлиловның гаделлек өчен тырышлыгы укучыларыбызга мәгълүм дип уйлыйбыз. Берничә тапкыр газетабыз битләрендә яктыртылды аның эшчәнлеге. Менә бу юлы ул ятим калган Мария Шуршевага фатир алуда ярдәм итә.
Яшь кенә булуына карамастан, Мария кайгы-авырлыкларны күп күрә. 1994 елда әтисе үлә, күп тә үтми әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителә. Кыз үзе интернат-мәктәптә тәрбияләнә. Аңа хәтле яшәгән Рагочев урамындагы йортлары хәрабәләрне бетерү программасы буенча сүтелә. Шуршева күчәргә тиешле фатирны, нишләптер бүтән гаиләгә бирәләр. Шулай итеп, Мария 2009 елда мәктәпне тәмамлап чыкканда, сүтелгән йортта теркәлгән килеш, урамда кала. Шулай ук, ятим үскән баланы 18 яше тулгач, торак белән тәэмин итү турындагы РФ кануны да үтәлми. Мария таныш-белешләрендә, вокзалларда кунып, сукбай кебек яшәргә мәҗбүр була.
Ятим нинди генә оешмаларга мөрәҗәгать итсә дә, хәле уңайга үзгәрми. Ниһаять, ул Гали Хәлилов белән очрашып аңа үзенең авыр хәлен җиткерә. Гали Абдул улы ятимгә үзе белгәнчә булышлык күрсәтә. Нәтиҗәдә, шәһәр башкарма комитеты Мария Шуршевага фатир бирү турында карар кабул итә. Ятим кызга быелгы яз сөенеч китерде. Аның куанычын уртаклашабыз.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев