Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшүсмерләр суициды. Баланы ничек коткарырга?

Соңгы вакытта үз-үзләренә кул салучы яшүсмерләр турында еш ишетәбез. Нәрсә бу? Эпидемияме? Модамы? Яшәүдән туюмы? Иң зур гөнаһ булып саналган бу адымга баланы нәрсә этәрә? Сораулар бик күп. Яшел Үзәндә әлеге проблеманы аназлау һәм профилактик чаралар буенча брифинг булды.

Яшүсмерләр суициды күрсәткечләренә караганда безнең ил дүртенче урында тора (беренче өчлектә Һиндстан, Кытай һәм Америка). Әлеге коточкыч гамәлнең сәбәпләре нидә соң? Тикшерүләр нәтиҗәсе буенча бу - уку, яшьтәшләре белән уңышсыз аралашу, ата-аналарның битарафлыгы (татарстанда үлгән 13 баланың 7се тулы булмаган гаиләдән) - болар тора-бара баланың психикасын какшатуга китерүче проблемалар. Стресс арта һәм яшүсмернең, үткән белән чынбарлык бернинди дә шатлык китермәгәч, киләчәкнең дә шундый ук булачагына шиге калмый. Боларга өстәп, илдәге политик халәт һәм экономик кризис кебек факторлар да үз ролен уйнамый калмый. Статистика буенча, үз-үзенә кул салучылар арасында ир-егетләр кызларга караганда дүрт тапкырга күбрәк.
- Кайбер очракларда, мәсәлән, үз-үзенә кул салып та бала исән калганда, ата-ана тынычлана (исән калды бит!). Белгечләргә мөрәҗәгать итми, мәктәп тә белми кала хәтта. Ә суицид күпчелек очракта кабатлана һәм бик кызганыч тәмамлана. Шуңа күрә, хөрмәтле ата- аналар, андый хәлләр булганда, һичшиксез психологлар һәм башка таләп ителгән белгечләр белән эшләргә кирәген һәм шулай гына ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешәчәгегезне онытмасагыз иде! - дип ассызыклады Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина.
Җавапсыз мәхәббәт, якын кешесен югалту, ачу, үч, үпкә - болар шулай ук суицидка этәргеч сәбәпләр булып торырга мөмкин. Әгәр дә балагызда аппетит юклыгын яки моңа кадәр гадәти булмаганча артык күп ашавын; тышкы кыяфәтенә, нәрсә киюенә бөтенләй исе китмәвен; башы яки эче авыртуына зарлануын; апатия яки күңелсез йөрүен; үзен гел гаепле сизүен, ялгызлыгын; игътибары начарлануын, юк кына нәрсәдән дә кызып китүен күзәтәсез икән - бар эшегезне ташлап, вакытыгызны балагызга багышлагыз, соң була күрмәсен. Баланың әлеге адымын ничек кисәтергә соң?
- Хәзерге вакытта ведомстволарның үзара мөнәсәбәте бу уңайдан профилактик чараларны нәтиҗәсез итә. Әгәр дә Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф оешмалары мәгълүмат бүлешеп бердәм эшләсә, күпкә отышлырак булыр иде. Медицина учреждениеләреннән «табиб сере» аркасында кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәрлек мөһим мәгълүмат алып булмый, - дип, бердәм эшләү тәкъдиме белән чыкты мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльмира Тәхәвиева.
Яшүсмерләрнең күпчелеге якын тирәдәгеләренә төрле юллар белән үзенең ниятен белгертергә тырыша икән. Ә үз-үзенә кул салу стадиясе, инде түземлеге бетүнең соңгы чиге булып тора. Ниндидер тормыш вакыйгалары йогынтысы астында, билгеле бер вакыт аралыгында үлем турында уйлап йөргәндә, яшүсмерләрнең 70 проценты әти-әнисенә бу хакта турыдан-туры яисә читләтеп булса да аңлатырга тырыша. Чөнки бу адымыннан ул үзе дә курка, ярдәм итүләренә өмет итә. Моны булдырмас өчен зурларга яшүсмерләрне тыңларга һәм аңларга өйрәнергә кирәк һәм, әлбәттә, ярдәм итәргә. Ярдәм - үгет-нәсихәт формасында түгел, ә баланы ничек бар шундый итеп кабул итү, дөрес юл табарга булышу, аңа терәк була белүдә. Аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне, ул белгертергә теләгән сигналларны күрү, сизү - кеше гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Безнең районда бу яктан чаң кагарлык түгел әлегә. Соңгы ике елда андый бер очрак та теркәлмәгән. Шулай да уяулыкны югалтырга ярамый, чөнки балаларыбызны үзенә бәйләп тотучы интернет челтәрләрендә суицидлыкка өндәүче, моңа әзерләүче группалар артканнан арта. Алар моны уен формасында, яшүсмерләрнең психикасына туры китереп оештыра. Ә кайсы яшүсмернең иң көчле, иң «крутой» һәм «популяр» буласы килми?! Шуңа күрә, нинди кармакка эләгүләрен үзләре дә сизми кала. Күп кенә ата-ана баласының урамда кайда эләкте шунда буталып йөрмичә, өйдә компьютер артында утыруыннан канәгать. Тик улыгыз яки кызыгызның кемнәр белән аралашуына игътибар итсәгез иде. Аларны тыелган төркемнәрдән эзләп табуы да авыр, чөнки күпчелек анда кушамат белән теркәлә. Әгәр инде бала сез ача алмаслык пароль куйган икән, шикләнергә җирлек бар. Шулай ук балагызны аңларга сезгә мәктәп тә ярдәм итә ала, барыгыз, укытучылары, сыйныфташлары белән аралашыгыз - бик күп яңалыклар белерсез.
- Мәктәпләрдә бу юнәлештә даими профилактика һәм диагностика эшләре алып барыла, чаралар уздырыла. Шулай да диагностиканы профилактикага караганда нәтиҗәлерәк дияр идем. Сыйныф җитәкчесе укучының иң якын дусты, чөнки бала аңа анасыннан яшергәнне дә сөйли. Без зурларга юк-бар булып тоелган бик күп нәрсә бала өчен - глобаль проблема. Балада «теге яки бу хәлдән чыгу юлы юк» дигән уйга юл куймау һәр тәрбияченең - укытучымы ул яки ата-анамы - мөһим бурычларының берсе. Тормышта чишмәслек мәсьәләләр юк. Соңгы чиктә, керү юлының шулай ук чыгу урыны да була алуын онытмаска кирәк, - диде Яшел Үзән районы мәгриф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев