Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьләрнең казанышлары яки уңышлы дебют

29-30 ноябрьдә Казанда Татарстан Республикасы – 2017-2018 «Яшь һөнәрчеләр» (WorldSkills Russia) өлкә чемпионатының ябылу тантанасы булды. Призлы урынга лаек булып бүләкләнүчеләр арасында Яшел Үзән егете Эльмир Гыйсмәтуллин да бар.

Анда 91 һөнәри компетенция буенча 16-22 яшьлек 800 дән артык конкурсант һәм 764 эксперт катнаш­ты. Мондый күләм белән бер регион да мактана алмый, хәтта агымдагы елның май аенда Краснодарда узган милли чемпионат та алай масштаблы булмаган иде.  Ярышларда шулай ук, 14-16 яшьлек 131 яшүсмер  «Ворлд­Скиллс Юниор» (WorldSkills Junior) стандартлары буенча көч сынашты. Югары күрсәткечләргә ирешкән ике йөздән артык конкурсант һәм илледән артык «юниор» лаеклы бүләкләнде.  Сәнәгать компетенция­ләре буенча өлкә чемпионаты бәйгесе 6-8 декабрьдә узачак. Нәтиҗәләр буенча, «Яшь һөнәрчеләр» милли финал чемпионатында 2018 елда Көньяк Сахалинскида федераль сайлап алу ярышларында көч сынашу өчен иң-иң шәп катнашучылар билгеләнеп, сайлап алыначак.
– Татарстан, 2019 елда Казанда узачак һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнгәнлектән,  безнең өчен бу масштаблы һәм әһәмиятле чара. Тик шулай да төп бурычыбыз – чынлыкта икътисад секторы өчен халыкара стандартлар буенча кадрлар әзерләү. Һәм республикада бу юнәлештә бик күп эшләнелә. Мәсәлән, ресурс үзәкләре булдырыла. Аларның саны бездә инде утызга җитте, – дип билгеләп үтте ябылу церемониясендә Энгель Фәттахов.
Андый Ресурслар үзәгенең безнең шәһәрдә дә барлыгын газетабызны укучылар, әлбәттә инде, белә. Чөнки анда белем алучылар арасыннан  WorldSkills бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар яулаган егетләр турында беренче генә язуыбыз түгел. Бу юлы да Яшел Үзән механика колледжының яшь һөнәрчесе сынатмады.

Тулырак язманы газетаның җомга санында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн WorldSkills Russia Республика Татарстан