Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшьлекне кайтаручы крем рецепты

Матурлык салоннарында акчагызны җилгә очырмагыз, безнең кремны сөртеп карагыз әле.

- 1аш кашыгы желатин;
- 100 мл су;
- 3 аш кашыгы бал;
- 0,5 стакан глицерин;
- 1гр (пычак очында) салициловая кислота;
- алыгыз да барысын да бергә кушып, кайнар сулы савытка куеп, бертөрле катнашма килеп чыкканчы болгатыгыз. Желесыман масса килеп чыга. Әзер кремны көн саен йокларга ике сәгать кала 20 минутка битегезгә сөртегез. Биткә сеңеп бетмәгән кремны салфетка белән сөртеп алыгыз.
Бу крем бер айга җитә. Суыткычның өске полкасында саклагыз. Кирәк кадәр генә алып, азрак җылытыгыз һәм шулай битегезгә сөртә торган булыгыз.

"Яшел Үзән" газетасын укыган һәм сайтында "утырган" ханым вә туташлар иң матурлары булып йөрсен әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев