Яшәеш
«Яшел Үзән»не яздыручы азәрбайҗан
Шәһәребездә игелек эшләүче затлар җитәрлек. Шулар арасыннан, гади халык бик яратып йөри торган шәһәр үзәгендәге кибет хуҗасы Габбас Хыдыровны да атап үтәргә кирәктер.
Татар милләтеннән булмаса да, мөселман динендәгеләрнең барчасына да хөрмәт белән карый, якын итә. Без, редакция кызларын әллә каян таный, күреп алса хәлләрне сорашмыйча калмый. Үзе «Яшел Үзән»не укымаса да, ел саен аңа мохтаҗракларны яздырмыйча калмый. Быел да 10 шундый гаилә безнең газетабызны алып сөенәчәк һәм Габбас әфәндегә рәхмәт яудырачак. Аның яхшы гамәлләреннән тагын берсен генә булса да язмый калып булмый: ул, шулай ук мохтаҗ гаиләләргә, балаларын мәктәпкә киендерүдә ярдәм күрсәтә. Улы яки кызы укучы булган ата-аналар бик яхшы белә алар өчен күпме чыгым кирәген. Алга таба да күпмилләтле шәһәребездә бер-беребезне ихтирам итеп, ярдәмләшеп яшәүне гадәткә кертик. Габбас Хыдыров кебек эшмәкәрләр тирә-юнендәгеләргә, аның үрнәгендә, мәрхәмәтле булса иде.
Гөлнара Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев