Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең "Тигр" командасы Россия беренчелегендә кискен көрәшне дәвам итә

21 һәм 22 ноябрьдә Оренбургта Россия беренчелеге кысаларында матчларның чираттагы сериясе узды.

Яшел Үзәннең 2006 елгы «Тигр» командасы анда җирле «Юбилейный» командасы белән очрашты.

Уен киеренке булды һәм төп вакытта “ничья” белән тәмамланды. Ләкин малайларның үҗәтлеге, ихтыяр көче һәм овертаймда җиңүгә омтылышы аркасында алар боз хуҗаларыннан җиңүне тартып алдылар. Матчның нәтиҗәсе 5:4.

Боз сарае администрациясе команданың титуллы иганәчесе - «Березка» компаниясенә, безнең спортчыларга күп тапкырлар финанс ярдәме күрсәтүче Рузилә Равильевна Тимергалиевага чын күңелдән рәхмәт белдерә.

Һөнәри осталыгы һәм көйләнгән эше өчен команда тренерлары Әскәр Камил улы Камалов һәм Кирилл Евгеньевич Ковров, шулай ук, әти-әниләр һәм ата-аналар комитетына рәхмәт белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X