Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең сәләтле балалары – Мәскәүдә

Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районның 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонна залында башлык Александр Тыгин белән очрашты.

Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде. 
Александр Тыгин котлау һәм рәхмәт сүзләре белән бергә талантлы укучыларга Мәскәүгә юллама бүләк итте. 4 гыйнварда малай-кызлар башкалабызның истәлекле урыннары белән танышты, бертуган Запашныйларның искиткеч тамашасын карады. 


Рәсемдә: Сәләтле балалар арасында Мулла Иленнән Рәзил Бикмөхәммәтов һәм Сәйфетдинов Газиз дә бар иде. Афәрин, егетләр!!!

Фото: Мулла Иле авылы төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск одаренные дети Москва